Әтиле-уллы алгы сызыкта алар!
Махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезнең батырлыклары турында хәбәрләр килеп иерешеп,сөендереп тора, шөкер. Иң мөһиме, тәү очракта аларның исән-сау хезмәт итүләре, әлбәттә. Әмма шундый кайнар ноктада, ут астында батырлыклар күрсәтеп, кабатланмас кыю адымнар ясавы аерым хөрмәткә лаек. Исән генә булыгыз да, сау-сәламәт булып кайтыгыз.
Менә Яңа Балак егете “Камал”ның да шундый хәрби осталыгы турында сөенечле хәбәрләр килеп иреште безгә. “Камал” – хәрби операциягә мобилизация буенча китте. Күптән түгел ул зур дәүләт бүләге - “Георгий Жуков” медале белән бүләкләнде! Котлыйбыз, "Камал"!
Нинди батырлык күрсәткәнме егет? Бу юлы “Камал”, үзенең гомерен куркыныч астына куеп, каһарманлык һәм кыюлык күрсәткән, аеруча куркыныч снаряд белән очып килгән дронны бәреп төшергән!
Тыныч тормышта яшәүчеләр, без, аны аңлап та бетермибездер. Уйлап карасаң, бу соклангыч кыю адымы белән “Камал” күпме иптәшләренең гомерен саклап калган, зур зыянга, кайгы-хәсрәтләргә, афәтләргә, кайгыларга киртә куйган. Гел шундый кыю бул, “Камал”. Чын күңелдән сине бу бүләгең белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, исән-сау булыңны телибез. Көтәбез!
Әйткәндәй, “Камал”ның әтисе дә МХОда! Ишетүебезчә, ул да алгы сызыкта, күп бүләкләргә лаек булган.Ир-егетләр картәтиләре эзеннән китте. Авылда “Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына” багышланган стелада аларның картәтиләренең исеме дә уеп язылган!
Якташлар, исән-сау йөреп кайтыгыз. Кыю да, уяу да булыгыз! Без сезнең белән горурланабыз, изге теләктә көтеп калабыз!