Махсус хәрби операция
18 гыйнвар 2025, 07:36

Башкортстан волонтерлары МХО башланганнан бирле фронтка 35 тапкыр барган

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Башкортстанда волонтерлык хәрәкәте яңа дәрәҗәгә күтәрелде. Республиканың Халык фронтының төбәк бүлегендә шулай дип саныйлар.

Башкортстан волонтерлары МХО башланганнан бирле фронтка 35 тапкыр барганБашкортстан волонтерлары МХО башланганнан бирле фронтка 35 тапкыр барган
Башкортстан волонтерлары МХО башланганнан бирле фронтка 35 тапкыр барган

Башкортстанда битараф булмаган кешеләр махсус операциянең беренче көннәреннән үк Ватанны сакларга фронтка киткән якташларына ярдәм күрсәтү буенча актив эшкә кушылдылар. Алар маскировка үрергә өйрәнгәннәр, җылы кием һәм экипировка тегәләр, блиндаж шәмнәре коя, FPV-дроннар җыя, токмач һәм тушенка әзерли.

 

Башкортстан Республикасында Халык фронты җитәкчесе Виталий Брыкин билгеләп үткәнчә, ирекле гуманитар конвойлар да тылда зур эш башкара.

 

— Яугирләргә җыелган ярдәмне илтү өчен ай саен яу кырына баручф егетләр — бу кешеләрнең үзенчәлекле плеядасы. Алар вакыт белән дә исәпләшми, чөнки төп эшне беркем дә гамәлдән чыгармаган. Безнең автоволонтерлар окопларга кадәр ярдәм алып бару өчен үз гомерләрен куркыныч астына куялар. Даими рәвештә адреслы ярдәм җыюлар оештыралар, бүлекчәләр белән элемтәдә торалар, башка волонтерлык бергәлекләре белән хезмәттәшлек итәләр. Ә тагын киләсе сәфәргә машиналарны тәртипкә китерергә кирәк, чөнки, тәҗрибә күрсәткәнчә, һәр техника да кешеләр түзгәннәргә түзә алмый, — ди Виталий Брыкин.

 

Гомумруссия халык фронты белән бер бәйләнештә Җиңүгә көннәрне якынлатыр өчен «Za Победу» төркеменнән фикердәшләр эшли. Аларның ирекле эшчәнлеге махсус операция зонасына җибәрелгән берничә тартма башкорт балыннан башланды. Бүген берләшмә 100дән артык активистны берләштерә, алар ай саен алгы сызыкка җиде тоннага якын гуманитар ярдәм китерә.

 

— 2022 елның апреленнән төркем МХО зонасына 35 сәфәр кылды, ә узган елның декабреннән Курск-Белгород юнәлешенә дә гумконвой оештырылды. Турыдан-туры сугышчан элемтә линиясендә бурычларны үтәүче штурмовикларга һәм ут ярдәме бүлекчәләренә, сугышчан бүлекчәләр составындагы дәвалау учреждениеләренә һәм медицина частьларына ярдәм итәбез. Тыныч халыкка да ярдәм итәргә тырышабыз. Луганск, Перевальск һәм Антрацитка, балалар йортларына, Луганск республика балалар хастаханәсе каршындагы Сурдологик һәм логопедик ярдәм үзәгенә, Александр Невский храмы мәхәлләләренә ярдәм илтәбез, — дип сөйләде «Za Победу» фикердәшләре төркеме координаторы Андрей Лукьянов.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Халык фронты бүлеге матбугат хезмәте.

Башкортстан волонтерлары МХО башланганнан бирле фронтка 35 тапкыр барган
Башкортстан волонтерлары МХО башланганнан бирле фронтка 35 тапкыр барган
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас