Башкортстанда улы әтисе артыннан махсус хәрби операциягә киткән.
Кырмыскалы районының Константиновка авылыннан әтиле-уллы МХО зонасында хезмәт итәләр. Гаилә башлыгы Руслан Петухов 2023 елның сентябрендә Себердәге эшен контракт буенча хезмәт итүгә алыштыра. 46 яшьлек сугышчы Херсон өлкәсендә “кызыл линия” дип аталган урында хезмәт итә. Әлбәттә, мондый урында хезмәт итү җиңелдән түгел: алар ташландык йортларда яшиләр, ризыкны ешрак үзләре әзерли. Ләкин Руслан зарланмый.
“Без барысына да әзер булырга тиеш, тырышабыз, Җиңүне бәйрәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез, ә ул һичшиксез безнең якта булачак!”, – ди сугышчы. Бу хакта Кырмыскалы хакимиятендә хәбәр итәләр.
Руслан Петуховның 21 яшьлек улы да әтисе артыннан махсус хәрби операция зонасына барырга хәл иткән. Шушы көннәрдә ул да сугышчан бурычын үтәү өчен МХО зонасына барып җиткән.
“Безнең геройның өендә тагын өч баласы кала. Без Русланның гаиләсе белән аңа һәм аның улына ныклы сәламәтлек, дошманны җиңәр өчен күп көч һәм энергия телибез. Сезне өйдә исән-сау көтәбез!” диелгән хакимиятнең социаль челтәрдәге язмасында.
Исегезгә төшерәбез: МХО зонасында хезмәт итү өчен контракт төзергә теләүчеләр кызыксындырган сорауларын 117 яисә 122 номеры, яисә (347) 218-19-19, күп фүнкцияле үзәкләрнең офисларында “Минем документлар” бүлегендә бирә ала. Сайлап алу пунктының номеры: (347) 248-29-31. Шулай ук контракт буенча хезмәт турындагы барлык сорауларга да җаваплар башбат.рф, телеграм каналындагы чат-ботларда бар. Уфа шәһәренең Революция урамы, 156нчы санлы йортта урнашкан контракт буенча хәрби хезмәткә алу пунктында, хәрби комиссариатларда аңлату эшләре алып барыла.