Махсус хәрби операция
17 гыйнвар 2025, 06:36

Поликлиникаларда МХО катнашучылары өчен аерым белгечләр эшләячәк

Аларның эше нидән гыйбарәт булачак? 

Русия поликлиникаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүне координацияләүче белгечләр бүлеп бирәчәкләр. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко “Комсомольская правда” өчен мәкаләсендә белдерде.

“МХО катнашучылары өчен алар сайлаган поликлиникалар мондый пациентларга беренчел медицина-санитария ярдәмен чираттан тыш тәртиптә күрсәтүне координацияләүче аерым белгеч бүлеп бирәчәк”, — дип язды министр.

Медицина учреждениеләре җитәкчеләре шулай ук МХОда катнашучыларны кабул итүнең билгеләнгән вакытын һәм даталарын билгеләргә тиеш булачак — алар диспансеризация уза яки диспансер күзәтүе астында була алачак. Бу хакта мәгълүматны “Ватанны саклаучылар” фондына тапшырачаклар.

Россия төбәкләренә, моннан тыш, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар җибәрелергә мөмкин санатор-курорт оешмалары исемлеген төзергә йөкләмә бирелгән. Мурашко билгеләп үткәнчә, 2025 елда “медицина реабилитациясе” профиле буенча медицина ярдәме күләменең уртача нормативлары 2024 ел белән чагыштырганда дүрт процентка арттырылган. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас