Мобилизация буенча хезмәт итә батыр.
Мобилизация буенча чакырылып, МХОда хезмәт итүче “Граф” позывнойлы яугир күкрәгенә бәйрәм көннәрендә берьюлы ике медаль өстәлде.
Рәҗәп авылы егете моннан алдарак Георгий Жуков медале белән дә бүләкләнгән иде.
“Граф”ны чираттагы бүләкләре белән чын күңелдән котлыйбыз. Исән-сау бул, егет, туган якта сине көтәләр.
Яугирләр, барыгыз да исән-сау, уяу булыгыз, рәхмәт фәрештәләрегез саклап йөртсен инде. Дөньялар тизрәк тынычланып, туган якларга исән-сау кайтыгыз, яугирләр. Бездән шул теләк.
Хәрби хезмәттә төрле вакытлар буладыр. Күкрәк билгеләрен юкка гына бирмиләр... Әмма сабыр, көчле ир-егетләр бу хакта берни дә әйтми, сөйләми. Алай якыннарына да аз гына булса да җиңелрәктер...