Барлык яңалыклар

Фәезовлар үзләренең машинасын МХОга тапшырган

Алгы сызыктагы ир-егетләребезне кайгыртып. 

Әнис Әсәдуллинның "ВКонтакте" челтәреннән.
Фото:Әнис Әсәдуллинның "ВКонтакте" челтәреннән.

Мәчетле районының Олы Ыктамак авылында яшәүче гаилә пары Раил Һәм Зөһрә Фәезовлар  үзләренең машинасын МХО ихтыяҗларына тапшырган. Тиз арада гаиләнең “Нива” автомобиле алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәмгә озатылачак, дип хәбәр итте район хакимияте башлыгы Әнис Әсәдуллин. Машинасын якташларыбызга тапшырыр алдыннан гаилә башлыгы аны тулысынча тәртипкә китергән, йөреш системасын тикшереп, алмаштырган, расходникларын яңарткан.

Ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайта күрсеннәр, без җиңүне тылда якынайтырбыз.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: