Махсус хәрби операция
15 гыйнвар 2025, 08:25

"Минем өчен иң мөһиме - гаиләмнән яхшы хәбәрләр килеп торсын"

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче “Баймух” позывнойлы Руслан исемле яугир кыска вакытлы ялга кайткан арада үзе укыган мәктәп укучыларына Яңа ел бүләкләре алган.

"Минем өчен иң мөһиме - гаиләмнән яхшы хәбдәрләр килеп торсын""Минем өчен иң мөһиме - гаиләмнән яхшы хәбдәрләр килеп торсын"
"Минем өчен иң мөһиме - гаиләмнән яхшы хәбдәрләр килеп торсын"

Азикей авылыннан махсус хәрби операциядә хезмәт итүче “Баймух” позывнойлы Руслан исемле яугир кыска вакытлы ялга кайткан арада үзе укыган мәктәп укучыларына Яңа ел бүләкләре алган, туган авылының мәдәният йортында чыршы куярга ярдәм иткән. Бу турыда Белорет районы хакимиятендә сөйләгәннәр.

“Руслан туган авылына ялга өч тапкыр кайтты.,– дигәннәр анда. Ике тапкыр ялы Яңа елга туры килде. Ял вакытында ул авылдашлары белән очраша, мәктәпкә бара. “Баймух” ике тапкыр мәктәп укучыларына Яңа ел бүләкләре алып бирде. Кызы белем алган Яныбай Хаматов исемендәге гимназиягә дә Яңа ел бүләкләре бүләк итте”.

“Баймух” армия хезмәтен Читада үтә. Аннан Кавказдагы хәрби бәрелешләрдә катнаша. Кече сержант званиесы ала. Армиядән соң Чечен Республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы ветеран статусын ала.

Оборона министрлыгы белән контракт төзегәнче ул Себер тарафларында вахтада эшләп йөрегән.

2023 елның сентябрендә фронтка юллана. Ул Салават Юлаев исемендәге батальонга языла һәм гранотометчик булып хезмәт итә.

МХО зонасындагы хезмәте турында ул берни дә сөйләми диярлек. Аның өчен иң мөһиме – туган ягыннан, гаиләсеннән яхшы хәбәрләр килеп торсын һәм балалары шат яшәсен.

Исегезгә төшерәбез, МХО зонасында хезмәт итү өчен контракт төзергә теләүчеләр бөтен кызыксындырган сорауларын 117 яисә 122 номеры, яисә (347) 218-19-19, күп фүнкцияле үзәкләрнең офисларында “Минем документлар” бүлегендә бирә ала. Сайлап алу пунктының номеры (347) 248-29-31.

Шулай ук контракт буенча хезмәт турындагы бөтен сорауларга да җаваплар башбат.рф, телеграм каналындагы чат-ботларда бар. Уфа шәһәренең Революция урамы, 156 нчы санлы йортта урнашкан контракт буенча хәрби хезмәткә алу буенча пунктта, хәрби комиссариатларда аңлату эшләре алып барыла.

Башкортстан Яңа елдан РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән очракта түләнә торган бердәм түләүләрнең суммасын 2 миллион сумга кадәр җиткерде. Уфа шәһәреннән киткән контрактчылар өчен бер тапкыр 700 мең сум күләмендә түләү бирелә.

Контрактчыларның айлык эш хакы 210 мең сумнан башлана. Дошман техникасын юк иткән, кулга төшергән очракта өстәмә түләүләр каралган.

Уфа шәһәрендә МХОда катнашучыларга торак сатып алганда ташлама ясыйлар.

Республикада МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына 40 лап ярдәм төре күрсәтелә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас