Башкорт журналистикасы зур югалту кичерә. Махсус хәрби операциядә сугышчан бурычын үтәгәндә журналист, Бөре районының “Победа” гәзитенең баш мөхәррире Винер Җиһаншин һәлак булган.
Винер Җиһаншин 2024 елның октябрендә РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән иде. МХО зонасына юлланыр алдыннан ул “Ватанны яклау – һәр ир-атның бурычы”, дигән иде.
–Бу минем конституцион бурычым. Бүген бу нацистлар Курскига бәреп керде, ә иртәгә алар минем өемә килергә мөмкин, аларны этеп чыгарырга кирәк. Мин Бөредәге егетләргә, МХО сугышчыларына ярдәм итә идем, гуманитар ярдәм җыештым. Шулай ук үземнең “Патриот” рубрикасында герой-сугышчылар, волонтерлар турында күп яздым. Ир-атның сүзләре аның гамәлләренә туры килергә тиеш, – дигән иде ул чакта Винер Фларис улы.
P.S. Мәгълүмат тулыландырыла.
Чыганак: bashinform.ru