Махсус хәрби операция
13 гыйнвар 2025, 14:03

«Юна» әни булды

Ә балаларның бәхете чиксез...

«Юна» әни булды«Юна» әни булды
«Юна» әни булды

Ә балаларның бәхете чиксез...

 

Зианчура районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы «Юна» әни булды.

Әни кешенең бу шатлыгы турында «Зианчура таңнары»  хәбәр итте.

Резеда-табибә. МХО зонасында ул госпитальдә хирург ярдәмчесе булып эшли. Аның сизгер куллары күп сугышчыларны аякка бастырды һәм алар барысы да «Юна»га зур бәхетләр телиләр.

Ильяс белән Резеданың уллары бу елның 6 гыйнварында Исәнгул авылында туган. Балага әти-әнисе Арсений исемен биргән, дип хәбәр итә район басмасы. Алар бу исемнең рух көчен һәм намуслылыкны — әти һәм әни үз улларында күрергә теләгән сыйфатларны символлаштыруын белә. Арсенийның Искәндәр абыйсы һәм Илнария апасы бар. Балалар энеләре тууга бик шат һәм, әлбәттә инде, әниләренең өйдә булуыннан чиксез бәхетле алар. Хәзер "Юна " декрет ялында һәм бөтен буш вакытын үз балаларына багышлый.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас