Махсус хәрби операция
13 гыйнвар 2025, 10:39

Карарлар кабул ителде

Алар буенча эшлибез.

Карарлар кабул ителдеКарарлар кабул ителде
Карарлар кабул ителде

Алар буенча эшлибез.

 

13 гыйнварда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Төбәкнең гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова ассызыклаганча, республикада МХОда катнашучыларның балаларына ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. 2025 ел башына хәрбиләрнең 7 меңнән артык баласы балалар бакчаларына бушлай йөри. Моннан тыш, 10,5 меңнән артык мәктәп укучысы һәм көллият студентлары түләүсез кайнар ризык белән тәэмин ителгән, ә 562 бала республика көллиятләрендә уку өчен сертификатларга һәм аның бәясен компенсацияләүгә лаек булды. 5,5 меңнән артык бала сәламәтләндерү лагерьларында ял иткән.

Башкортстан санаторийларына 5 меңләп МХОчы һәм аларның гаилә әгъзалары килгән. 920 кеше шәхси торак йортларга газ үткәрүгә сертификатлар белән тәэмин ителгән. 322 кеше җир кишәрлекләрен түләүсез бирү өчен исәпкә куйган. Махсус операциядә катнашкан 88 кеше хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр буенча белем алуга сертификатлар алды.

Учалы районы филиалында укуны оештыруда уңышлы тәҗрибәләргә мисаллар китерәм, - дип уртаклашты Ленара Иванова. - Әйтик, махсус операциядә катнашучыларның берсе «Клиник психология» программасы буенча белем алган һәм инде шәхси практика алып бара. Тагын ике МХО ветераны «хәрби психология һәм сугышчан стресс тайпылышларын психологик озата бару» программасы буенча укыган, шәхси сак оешмасында һәм «Ватанны саклаучылар» фонды филиалында эшлиләр.

Ярдәмнең мөһим өлеше – консультация һәм психологик ярдәм күрсәтү. Әйтик, «гаилә» үзәкләрендә бу хезмәттән 6,7 меңнән артык кеше файдаланган, медицина оешмаларында – 3 205. Монда #МыВместе төбәк штабы волонтерлары да ярдәм итә, алар 8,5 меңнән артык гариза кабул итеп эшкәрткән.

Медицина реабилитациясенә МХОның 975 катнашучысын җибәргәннәр. МХОның 333 ветераны өчен кирәкле техник тернәкләндерү чаралары бирелде. 2 меңнән артык сугышчыга бушлай юридик ярдәм күрсәттеләр.

Ленара Иванова шулай ук ярдәмнең яңа чарасы турында сөйләде. Әйтик, Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы буенча ташламалы йөрү хокукына гаризаны 18 МХОчы биргән.

Исегезгә төшерәбез, сорауны төбәк дәүләт хезмәтләре порталы яки МФЦ аша электрон рәвештә җибәрергә мөмкин. Башкортстан Бшлыгы барлык кабул ителгән ярдәм чараларын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә кушты. – Исегезгә төшерәм, бу ел бездә МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы дип игълан ителде. Без берничә карар кабул иттек инде. Эшлибез, – диде Радий Фәрит улы.

 

 

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас