Агымдагы елдан махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хәрәкәтләр ветераннары Русия Социаль фондын реабилитацияләү үзәкләрендә медицина реабилитациясе һәм шифаханә-курорт дәвалануы уза ала, дип хәбәр итә РФ Хөкүмәте сайты.
Үзәкләр илнең төрле төбәкләрендә урнашкан. Әлегә кадәр алар производствода имгәнгән кешеләрне кабул иткәннәр.
Ветераннарга тернәкләндерү үзәгенә һәм кире кайту, медицина тернәкләндерүе һәм шифаханә-курорт дәвалануы тәэмин ителәчәк.
Гаризаны рәсмиләштерү өчен, хәрби хәрәкәтләр ветераны Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга яки мөстәкыйль рәвештә Күпфункцияле үзәккә барырга мөмкин.
Юлай НИЗАЕВ.
Фото: РФ Хөкүмәте сайты.