Балалар яхшы күңелле, ләкин таләпчән шоферны бик яраталар, бөтен юл йөрү кагыйдәләрен үтиләр. Ул тыныч, сабыр, әдәпле, укучылар белән уртак тел таба белә. Ул әдәплелеге, хезмәт сөючәнлеге, җаваплылыгы хезмәттәшләре, мәктәп педагоглары, укучылар һәм авыл халкы арасында тирән ихтирам казанган.
Махсус хәрби операция башлангач, Дамир Әнвәр улы үзе — Ватанны саклауда булырга тиеш, дигән карарга килгән.
— Контракт төзедем һәм Даян Мурзин исемендәге Башкорт батальонында хезмәт иттем. Контракт тәмамлангач, өемә кайттым. Ләкин алгы сызыктагы егетләргә ярдәм итүдән туктамадым, — ди Дамир ага.
Ул якташ яугирләргә гуманитар конвойлар формалаштыруда шәхсән үзе катнаша. Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүдә дә бик теләп үз өлешен кертә. Ветеран район Советына депутат итеп тә сайланган.
— Дамир Исхаков – безнең ярдәмчебез. Һәлак булган сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерү буенча безнең барлык чараларда катнаша. Батырлык дәресләре үткәрә. Санаторийда ял итте, якын арада аны госпитальдә дәваларга ниятлибез, — ди "Ватанны саклаучылар" фондының Федоровка районы буенча филиалы социаль координаторы Светлана Согомова.
Юлай НИЗАЕВ.