Борай районы яугирләре кыска вакытлы ялдан соң махсус хәрби операция зонасына юлландылар.Әлбәттә, буш кул белән түгел. Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев хәбәр итүенчә, борайлылар МХОга гуманитар йөк җыйган. Фронт өчен ике УАЗ автомобиле, дроннарга каршы плащ-пончо, рацияләр, полиэтилен, пауэрбанкалар, җылы киемнәр, окоп шәмнәре, хатлар, шәхси гигиена әйберләре һәм шәхси посылкалар бар иде.
“Егетләр туган якларында, туган йортларында ял итеп, хәл алып, югары кәеф белән МХОга юлланды, - дип язган Рушан Гәрәев социаль челтәрләрдә. – Бу хушлашу озакка булмасын, аларны тиздән Җиңү белән каршы алырга насыйп булсын!”
Исегезгә төшерәбез, МХО зонасында хезмәт итү өчен контракт төзергә теләүчеләр бөтен кызыксындырган сорауларын 117 яисә 122 номеры, яисә (347) 218-19-19, күп фүнкцияле үзәкләрнең офисларында “Минем документлар” бүлегендә бирә ала. Сайлап алу пунктының номеры (347) 248-29-31.
Шулай ук контракт буенча хезмәт турындагы бөтен сорауларга да җаваплар башбат.рф, телеграм каналындагы чат-ботларда бар. Уфа шәһәренең Революция урамы, 156 нчы санлы йортта урнашкан контракт буенча хәрби хезмәткә алу буенча пунктта, хәрби комиссариатларда аңлату эшләре алып барыла.
Башкортстан Яңа елдан РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән очракта түләнә торган бердәм түләүләрнең суммасын 2 миллион сумга кадәр җиткерде. Уфа шәһәреннән киткән контрактчылар өчен бер тапкыр 700 мең сум күләмендә түләү бирелә.
Контрактчыларның айлык эш хакы 210 мең сумнан башлана. Дошман техникасын юк иткән, кулга төшергән очракта өстәмә түләүләр каралган.
Уфа шәһәрендә МХОда катнашучыларга торак сатып алганда ташлама ясыйлар.
Республикада МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына 40 лап ярдәм төре күрсәтелә.
Чыганак: bashinform.ru