Донбасстагы канлы вакыйгалар безне күп нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итте. Без инде бүгенге чынбарлыгыбызга бөтенләй башкача карый, ә үткәннәр турында: барысын да тиешенчә эшләдекме, дөрес кешеләр белән дус булдыкмы, – дип уйлый башладык. Хәрби хәрәкәтләр барган урыннардан меңнәрчә километр ераклыкта булсак та, без андагы вакыйгаларга катнашыбызны аңлыйбыз, илебез язмышы хәл ителә торган урынга ничек тә булса файдалы булырга, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Ә качып калганнар турында хәзер сөйләүнең мәгънәсе дә юк (кызганычка каршы, алар арасында әле күптән түгел генә үзебезнекеләр дип кабул иткәннәр дә аз түгел).
Фронт линиясе дә Украина аша түгел, ә үз иле өчен җан аткан һәркемнең йөрәге аша уза. Әлбәттә, безнең борчылуларыбыз, кайгыруларыбыз яугирләребез фронтта күрсәткән батырлык һәм кыюлык белән чагыштырырлык түгел.
Әгәр берничә ел элек безгә район хакимияте башлыгының мобилизация эшләре буенча киңәшчесе вазифасы барлыкка киләчәк, дип әйтсәләр, моны беркем дә җитди кабул итмәс иде. Ул хәзер бар. Һәм бу функцияләрне безнең Дүртөйле районында отставкадагы өлкән мичман Ришат Вәлиев башкара.
– Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң ук урындагы хакимият органнары алдына элек очратырга туры килмәгән бурычлар килеп басты, – дип сөйли Ришат Рик улы. – Күп нәрсәне шунда ук өйрәнергә туры килде. Каушау булмады. Район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов үз карары белән эшче төркем төзеде. Аның алдына мобилизацияләнгәннәрне өстәмә тәэмин итү буенча зур бурычлар куелды. Төп басымны бүгенге заман таләпләренә җавап бирерлек экипировкага ясадык. Генерал Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальондагы дусларыбызга мөрәҗәгать иттек. Ихтыяҗларны ачыкладык. Сугыш шартларында кирәк булган көндәлек әйберләр исемлеген төзедек. Шулай итеп, без «хәрби хезмәткәрнең махсус рюкзагы»н туплый башладык.
Аңа җылы эчке киемнәр, тезлек, носкилар, перчаткалар, башлыклар, балаклавалар, туристлык келәмнәре, хоба6пенкалар, яңгырдан саклану өчен плащлар, итекләр, беренче ярдәм аптечкасы, консервланган азык6төлек продуктлары, шәхси гигиена чаралары һәм башка бик күп нәрсәләр керде.
Кирәкле әйберләрне сатып алу өчен бюджетта каралмаган акчалар таләп ителде. Банк счеты ачылды. Ул минут саен диярлек тулыланып тора. Әмма банк аша эшләү кайбер кыенлыклар белән бәйле. Накладнойлар алганчы, түләгәнче, вакыт үтә. Ә ул бездә юк. Вакыт җитми. Шуңа күрә җитәкчелек «тере» акча юллап хуҗалыкларга мөрәҗәгать итәргә булды.
Беренче булып «Ленин» токымчылык заводы6җәмгыяте рәисе Альберт Дәүләтбаев җавап бирде. «Ярдәм кирәк икән: ул булыр!» – дип бик гади һәм кирәкле сүзләр әйтте. Һәм инде төшке ашка килешенгән сумманы күчерде. Шунда ук «Россия», «Вәлиев», Киров исемендәге хуҗалыклар, «БашАгро» җәмгыяте җавап бирде. Соңрак башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә кушылды. Чагыштырмача кыска вакыт эчендә зур сумма җыя алдык, шуның ярдәмендә мобилизацияләнгәннәрне экипировкаладык, аларны иң кирәкле әйберләр белән тәэмин иттек.
– Мондый мөһим эштә битарафлар юктыр ул. Чөнки илебезнең киләчәге куркыныч астында бит. «Прогресс+», шәхси эшкуар Илфир Мәгъсүмов, автотранспорт предприятиесе, мәктәпара уку комбинаты, «Мирас» мәчете һәм башкалар да үз өлешләрен керттеләр.
Волонтерлык хәрәкәтенең ролен бәяләп бетергесез. Бер төркемне – Алина Галиева, икенчесен Ирина Кәримова җитәкли. Алар дәрт белән эшлиләр, уйлап табучаннар, килеп туган катлаулы мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итәргә ярдәм итәләр.
Райондагы җәмәгать оешмалары: Диңгез җыелышы, десантчылар, чик сакчылары берләшмәләре, «Хәрби туганлык», компартиянең урындагы бүлеге, профсоюз оешмалары җавапсыз калмады.
– Юк, кешеләрдә туган илгә сөю хисе тупасланмаган, – дип фикер йөртүен дәвам итә Альберт Дәүләтбаев. – Бигрәк тә «Сугыш балалары» статусы бирелгән өлкән буында бу хис кискенләште. Аңлашыла, алар бит берни белән дә үлчәп булмый торган күп бәла6казалар, югалтулар һәм тетрәнүләр кичергәннәр. Җиңүне үз җилкәләрендә күтәреп алып чыкканнар. Тик, кызганычка каршы, инде аңлашылганча, ул Җиңү ахыргы булып чыкмады. Донбасста булган вакыйгалар – узган сугышның дәвамы. Бәлки мин ялгышамдыр да...
Юк, ялгышмыйсың, рәис! Фашизм яңа кыяфәттә яңадан аякка басты. Үзенең явызлыгы, ямьсез төс6кыяфәте белән ул хәтта үзенең беренче асылын да уздырды, үз диндәшләре6 славяннарны басып алырга булды.
Һәм соңгы вакыйгалар ныклыкны сынау да ул. Вакыйгалар күрсәткәнчә, безнең ныклык запасы Бандера тарафдарларының теше үтмәслек булып чыкты...
Киевтагы мәйданга бер ел кала Львов өлкәсендә булган идем. Трускавец курорт шәһәре үзенең гадәти тормышы белән яши, ә ял итүче халык бювет янына, уникаль «Нафтуся» минераль суы алырга җыела иде. Шулай ук элеккеге Союзның төрле төбәкләрендә яшәү6көнкүреш турында сөйләшүләр бара. Ял итәргә, рух күтәренкелеге алырга ниятләгән кешеләргә хас булган ваемсызлык. Ләкин бу салмаклык һәм талгынлыкны кайвакыт һич тә аңлатып булмаслык борчылу биләп ала. Биредә яшәүчеләрнең күбесе әңгәмә вакытында аз сүзлеләр, ә кайберәүләре гади сорауларга да ачуы чыгып җавап бирәләр. Утыртып алып барган таксист белән икебез арасында башланган әңгәмә вакытында Украина баш күтәрүчеләре гаскәре роле турында сүз киткәч, ул баш күтәрүчеләр гаскәре фашистлар белән дә, коммунистлар белән дә сугышкан, чөнки алар икесе дә «бер йөзле», диде. Ә аның фикерен үзгәртү омтылышым ачуын гына кабартты.
Төрле милләтле, төрле телдә сөйләшкән курортчылар төркеме арасында әледән6әле автомат тоткан кырыс егет килеп чыккалый. Ул буйга кечкенә булса да шәһәр кунаклары арасында аерылып тора. Тышкы кыяфәте белән генә түгел, ә кешеләргә карата ниндидер нәфрәт карашы белән дә. Һәм алар арасында ваемсыз гына йөргән кебек тоела иде. Ул бары тик туристлар янында гына йөрде, беркемгә дә игътибар итмәде. Гадәттәгечә, беркем белән дә әңгәмәгә кермәде. Бернинди белдерүләр дә ясамады. Бер кулы белән коралның магазинын нык тотып, сүзсез генә йөри, ә икенче кулы белән көпшәсен тоткан, әйтерсең лә ул шунда ук хәрби хәзерлек алып, ата башларга әзер.
Аның йөзендә ниндидер җирәндергеч нәрсә бар иде. Яңакларында – шомлы рәхимсезлек һәм тәвәккәллек. Бу куркыныч күз карашын кайчандыр очраткан кебек тоясың. Экраннарда күргән бар! Әйе! Фашистлар партизаннарны шундый караш белән асканнар, картларны, балаларны, хатын6кызларны шундый таш чырай белән үтергәннәр, йөзләрчә авылларны яндырганнар.
Тын шәһәрнең төп урамнарының берсе Украина баш күтәрүчеләре гаскәре Геройлары урамы исемен алган, икенчесе Степан Бандера исемен йөртә, аның һәйкәле мәйданнарның берсендә куелган. Пьедестал янында һәрвакыт тере чәчәкләр.
Барысы да элеккечә шикелле. Шул ук курорт, шул ук рекламаланган минераль су һәм өй колбасасы, сало, үз хуҗалыкларыннан башка бик күп әйберләр саткан шул ук яхшы күңелле пенсионер хатын6кызлар. Алар сүзгә бик теләп кушылалар: кечкенә пенсияләргә, гривнаның зәгыйфьлегенә, кыйммәтлегенә зарланалар, «бергә яшәгән» чакларны яхшы сүзләр белән искә алалар...
Немец автоматы тотып йөргән теге молодчик егетнең язмышы нинди булды икән? Аның затвор боёгы киселгән, атарга яраксыз автоматын күптән чынга алыштыруында шик юк. Хәер, аның безнекеләргә шундый ук таш чырайлы, кызганычсыз йөз белән рәхимсез атуы да шиксез.
Бәлки, күптән үтергәннәрдер үзен. Һәм аның онытылган, ташланган гәүдәсен дә кара каргалар чукыйдыр? Ә бәлки, калган көннәрен чарасызлыктан һәм өметсезлектән газапланып әсирлектә үткәрәдер? Бәлки, яшьлек хаталарын аңлагандыр һәм фикерен үзгәрткәндер? Йөзләрчә адашкан кешеләр хәзер Гаделлек ягында, безнең якта сугышалар, диләр ич? Безнең очракта исә моңа ышанып булмый.
Бандеровчы молодчик егет үзенең неонацистик дөньяга карашын үзгәртергә сәләтле түгел. Ул шулай тәрбияләнгән. Һәм мондыйлар мең генә түгел, ә миллионнарча...
Ә шулай да теге молодчикны үтергәннәрдер. Раил Гыйләҗев кебек безнең берәр солдатыбызның пулясы белән. Әйткәндәй, Раилнең әнисе белән ир туганы «Ленин» токымчылык заводы6җәмгыятендә эшлиләр. Мобилизациядән соң ул башлангыч әзерлек узган. Якташыбызның язмышы тынгылык бирмәде. Альберт Дәүләтбаев, Раилнең телефон номерын табып, шалтыраткан:
– Исәнме, Раил!
– Альберт Рафаил улы, бу сезме? Саумысыз! Ә мин сезне шундук танымадым да...
– Таныдың бит…
– Ничек танымаска, сез безнең барыбыз өчен дә, гаиләбез өчен дә бик күп нәрсә эшләдегез. Сезнең хәлләр ничек? Ә минекеләр? Ничек анда алар?
– Борчылма. Алар һәрвакыттагыча яхшы эшлиләр. Без аларны онытмыйбыз. Хәлләрен сорап кына торабыз, берәр нәрсәгә мохтаҗ түгелләрме икәнлеге белән һәрвакыт кызыксынабыз. Үзең ничек? Аңлыйм, хезмәт, мөгаен, бал да май булып тоелмыйдыр. Шуның өчен хәрби хезмәт тә инде ул. Бигрәк тә мондый вакытта.
– Әлбәттә, коралны да, хәрби күнекмәләрне дә яңадан үзләштерергә, уставны да, строй әзерлеген дә искә төшерергә туры килә. Әле ярый куллар да, баш та моны онытмаган. Хәрби антымны да хәтерлим! Элекке хезмәттәге егетләремне дә искә төшерәм. Бик шәп егетләр иде! Алар арасында украиннар да бар иде. Алар да яңадан кулларына корал алганнардыр дип уйлыйм. Безнең яклылардыр дип ышанам...
– Раил, без аңлыйбыз, сез сынатмассыз. Хәрби хезмәт тә үткәнсез, авырлыкларга да кечкенәдән үк өйрәнгәнсез. Авыл чын ир6егетләр үстерә бит.
– Дөрес шул. Ә егетләр белән без дуслаштык. Алар ышанычлы. Андыйлар белән курыкмыйча разведкага да барырга була!
– Синең барысы да шактый яхшы барганына шатмын. Сезгә анда авыр булуын да аңлыйм. Гадәти тормыш та икенче, көнкүреш шартлары да гади түгел. Хәрби хезмәт фәнен дә яңадан үзләштерергә туры килә...
– Анысы шулай...
– Нинди ихтыяҗларыгыз бар? Тик яшермичә, барысын да ачыктан6ачык әйт. Турылыкны яратканымны беләсең бит!
– Альберт абый, ничектер уңайсыз. Мин сорарга өйрәнмәгән бит... Без әле бик озак хезмәт итмәдек. Хезмәт хакын бирергә өлгермәделәр әле. Ай азагына гына вәгъдә итәләр...
– Солдат, турысы белән әйт, акча кирәк диген! Хәзер җибәрәм. Алгач – хәбәр итәрсең. Белүемчә, синең белән ике Күккуян егете дә хезмәт итә. Аларның да номерларын әйт әле. Аларга да җибәрермен. Тик сез анда яхшы хезмәт итегез, командирларны тыңлагыз, хәрби дисциплинаны саклагыз! Үзегезне дә, иптәшләрегезне дә саклагыз. Без сезне Җиңү белән исән6сау кайтуыгызны көтәбез!
– Рәхмәт, Альберт Рафаил улы! Якташларыбызга безнең өчен кызарырга туры килмәячәк. Сынатмабыз!
– Синең белән бергә хезмәт итүчеләрнең барысына да әйт: мобилизацияләнгәннәргә озату өчен бөтен район буенча акча, кием6салым, азык6төлек җыю бара. Яугирләр янына барырга район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов үзе җыена. Ул якташларыбызның кәефен, сезнең нәрсәгә мохтаҗ булуыгызны шунда – урында ук белергә тели һәм җыелган иң кирәкле нәрсәләрне алып барачак. Минем белүемчә, район җитәкчесе сезнең командирлар белән даими элемтәдә тора һәм эшләрнең торышы турында беренчеләрдән белә. Риф Сәгъдәтулла улы сезнең һәрберегез белән сөйләшер, үтенечләрегезне сорар. Шулай булгач, очрашуга әзерләнегез.
– Якташларыбызның безнең өчен җан атуы һәм шундый кайгыртучанлык күрсәтүе көч бирә. Без сынатмаячакбыз, дошманны җиңәчәкбез.
(Ахыры киләсе санда)
Хәмит НӘБИЕВ.