11 гыйнварда "Без үз Ватаныбызны сатмыйбыз" концертында сугышчыларга багышлау җырлары яңгыраячак.
Композицияләр алгы сызыкта хәрбиләр белән аралашудан тәэсирләнеп язылган һәм аларның батырлыгы, кыюлыгы һәм Ватанга мәхәббәте белән рухландырылган: "Доставаловцы", "Шайморатовцы, вперед!", "Полк "Башкортостан", "Батыры башкирского флага", "Ватан", "Мужики высокой пробы", "Гитара – тоже автомат", "Мы свою Родину не предаем" һ. б.
Концертта шулай ук МХО ветераннары да катнашачак.
Билетлар сатудан кергән барлык акчалар инвалидларны һәм ветераннарны социаль яклау хәйрия фондына махсус техник чаралар сатып алу өчен тапшырылачак.
Фойеда Хәрби Дан музее, М.Шәйморатов исемендәге музей, Ватан сугышчылары гаиләләре комитетының күргәзмәләре тәкъдим ителәчәк, шулай ук "Ватанны саклаучылар" фондының консультация мәйданчыгы урын алачак.
– Бүген безнең илдә тарихи вакыйгаларга катнашы булмаган кешеләр калмады диярлек. Күбесенең МХО алгы сызыгында якыннары, туганнары, дуслары бар. Барысы да тырышалар, ярдәм итәләр һәм бу ярдәм безнең егетләребез һәм уртак җиңүебез өчен бәяләп беткесез, – дип аңлатма бирде проектка нигез салучы инициаторы Рамил Бадамшин.
Чара “Башкортостан" дәүләт концерт залында узачак.
Чыганак: mgazeta.com