Гаскәрләрнең “Көньяк” группировкасының 51нче армиясе 110нчы мотоукчылар бригадасының “Борз” штурм отряды хәрби хезмәткәре Донецк халык республикасының (ДНР) Курахово шәһәреннән 14 яралыны мотоциклда алып чыгуы турында сөйләгән.
“Катранг” позывнойлы штурмчы сөйләвенчә, 14 яралының 4есе авыр хәлдә булган. “Калганнары бер көе инде, шулай да барысын да алып чыга алдым, иптәшләремнең берсен дә югалтмадым, бар да яхшы тәмамланды”, – дип өсти ул.
Хәрби сөйләвенчә, яралыларны эвакуацияләгән вакытта минометтан атулар булган һәм дроннар очып торган.
Көн саен кылган батырлыкларыгыз алдында баш иябез. Исән-имин кайтуыгызны көтәбез, егетләр!
Чыганак: lenta.ru