Махсус хәрби операция
9 гыйнвар 2025, 09:08

"Иң мөһиме - туганнарым исән-сау"

Яңа елны каршылау – шатлыклы, тылсымлы һәм бәхетле мизгелләр. Салават Юлаев исемендәге ирекмәннәр батальоны яугире, “Саян” позывнойлы табиб 2025 елны гаиләсе белән каршы алган.

"Иң мөһиме - туганнарым исән-сау""Иң мөһиме - туганнарым исән-сау"
"Иң мөһиме - туганнарым исән-сау"

 

Яугир кыска вакытлы ялга кайткан. Әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә ярдәм иткән, якыннары белән очрашкан, дуслары белән аралашкан.

“Ял тиз үтеп китте, - ди ул. – Мөһиме – Яңа елны  гаиләм белән каршы алдым. 5 гыйнварда кәләшем белән никах укыттык, 7 гыйнварда сеңлемнең туган көне булды. Туганнарым исән-сау, бүген иптәшләрем белән тагын фронтка юлланам. Җиңү белән кайтачакбыз”.

“Улым белән горурланам, – ди яугирнең әтисе Фәрхетдин абый. – Декабрь аенда Совет мәйданында каршы алган идек. Аңлап торам: яңадан фронтка кайтырга кирәк. Җиңү белән кайтыр өчен тырышып кына эшләргә кирәк!”.

Исегезгә төшерәбез, МХО зонасында хезмәт итү өчен контракт төзергә теләүчеләр бөтен кызыксындырган сорауларын 117 яисә 122 номеры, яисә (347) 218-19-19, күп фүнкцияле үзәкләрнең офисларында “Минем документлар” бүлегендә бирә ала. Сайлап алу пунктының номеры (347) 248-29-31.

Шулай ук контракт буенча хезмәт турындагы бөтен сорауларга да җаваплар башбат.рф, телеграм каналындагы чат-ботларда бар. Уфа шәһәренең Революция урамы, 156 нчы санлы йортта урнашкан контракт буенча хәрби хезмәткә алу буенча пунктта, хәрби комиссариатларда аңлату эшләре алып барыла.

Башкортстан Яңа елдан РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән очракта түләнә торган бердәм түләүләрнең суммасын 2 миллион сумга кадәр җиткерде. Уфа шәһәреннән киткән контрактчылар өчен бер тапкыр 700 мең сум күләмендә түләү бирелә.

Контрактчыларның айлык эш хакы 210 мең сумнан башлана. Дошман техникасын юк иткән, кулга төшергән очракта өстәмә түләүләр каралган.

Уфа шәһәрендә МХОда катнашучыларга торак сатып алганда ташлама ясыйлар.

Республикада МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына 40 лап ярдәм төре күрсәтелә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас