Махсус хәрби операция
8 гыйнвар 2025, 15:57

“Туган яктан хатлар һәм сәламнәр сугышчыларга бик мөһим”

Кыска вакытлы ялда булган сугышчыларны махсус хәрби операция зонасына озаттылар.

Илгиз РАФИКОВ.Илгиз РАФИКОВ.
Илгиз РАФИКОВ.

Уфада ялда булган сугышчыларны махсус хәрби операция зонасына озаттылар.

Салават Юлаев исемендәге икенче ирекле батальон хәрбиләрен сугышчан бурычларны үтәү урынына гаиләләре, дуслары, туганнары һәм хезмәттәшләре озатты. Барлыгы 90 сугышчы алгы сызыкка юлланды.

Озату чарасы, гадәттәгечә, “Уфа-Арена” спорт комплексы каршындагы мәйданда узды. Сугышчылар автобусларга үз сумкаларын һәм рюкзакларын гына түгел, хезмәттәшләренә туганнары тапшырган посылкаларны да төяделәр.

– Мин Ишембай районыннан, 2023 елның сентябреннән контракт буенча хезмәт итәм, – ди “Кәрим” позывнойлы яугир. Ул – юстиция пенсионеры. – Отпуск Яңа ел каникулларына туры килде, һәм мин бу вакытны гаиләм, балаларым белән үткәрүемә бик шатмын.

Аның өч баласы бар: 15 яшьлек кызы, 5 һәм 6 яшьлек ике улы. Отпуск вакытында хәрбине балалар бакчасына да, мәктәпкә дә, Пионерлар сараена да чакырганнар, анда ул балалар белән әңгәмә корган һәм алардан хезмәттәшләренә хатлар алган.

– Бу хатлар, Ватаннан килгән сәламнәр сугышчыларга бик кирәк һәм мөһим, – ди “Кәрим”. – Аларны укыйлар, блиндаж стеналарына элеп куялар. Сафка сугышчан кәеф белән кайтам, анда мине дуслар-иптәшләр көтә. Кайсысыдыр әле отпускта булмады, без баргач, аларның чираты җитәр. Мин шундый кеше – бернәрсәгә дә үкенмим, ни генә булса да – яхшыга һәм Ходай ихтыяры белән эшләнә.

Озатуның тантаналы өлешендә сугышчыларны җирле хакимият һәм хәрби комиссариат вәкилләре сәламләде, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

– Республика Башлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сез – Башкортстанның данлыклы уллары, героебыз Салават Юлаев исемен намус белән йөртәсез, – дип ассызыклады Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы Ирек Сәгыйтов. – Мин ышанам, сез куелган барлык хәрби бурычларны да лаеклы үтәрсез. Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз сезнең белән, батырлыгыгыз һәм Ватанга тугрылыгыгыз белән горурлана.

Тантанадан соң автобуслар хәрби частьләргә юлланды, дип яза "Республика Башкортостан" гәзите.

Сугышчыларга хәерле юллар һәм исән-имин кайтуларын телибез.

Динар Кәлимуллин.
Динар Кәлимуллин.
Динар Кәлимуллин.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас