Махсус хәрби операция
7 гыйнвар 2025, 13:30

“Аларга социаль ярдәм күрсәтү – төп бурычларыбызның берсе”

Башкортстанда МХОда катнашучы 5 меңнән артык яугир һәм аларның гаилә әгъзалары шифаханә-курорт дәвалануы алды.

“Аларга социаль  ярдәм күрсәтү – төп бурычларыбызның берсе”“Аларга социаль  ярдәм күрсәтү – төп бурычларыбызның берсе”
“Аларга социаль ярдәм күрсәтү – төп бурычларыбызның берсе”

Әлеге төр ярдәмне Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы тәэмин итә. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләре өчен иң уңайлы вариантны сайлый ала: шифаханәләрдә үзләренә мөстәкыйль ял итәргә, якыннары белән дәвалану курсын бүлешергә яки дәвалану хокукын тормыш иптәшенә яки ата-аналарына (уллыкка алучыларга) тапшырырга да була.

 - Махсусхәрби операциядә катнашучыларга социаль ярдәм күрсәтү безнең өчен төп бурычларның берсе булып тора. МХОда катнашучылар санаторийны мөстәкыйль сайлый һәм дәвалану өчен путевка броньлый ала. Шифаханә-курортта дәвалану бер кеше өчен 14 көн яки ике кеше өчен 7 көн дәвам итә. Моннан тыш, хәрби хезмәткә чакырылган вакытта республикабызда теркәлгән, һәлак булган яки хәбәрсез югалган  МХО катнашучыларының  туганнары да бер мәртәбә шифаханә-курорт дәвалану хокукыннан файдалана ала,-ди Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Башкортстан Республикасының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.

   Путевка алу өчен түбәндәге документларны тапшырырга кирәк булачак:

  • паспорт яки башка шәхесне таныклаучы документ,
  • СНИЛС,
  • ИНН,
  • МХОда катнашу турында белешмә,
  • табиб бәяләмәсе белән сәламәтлек торышы турында медицина белешмәсе,
  • шифаханә-курорт картасы.

   Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның туганнары 15 шифаханәдә дәвалана ала: “Ассы”, Яшел чаукалык”, “Янган-Тау”, “Карагай”, “Красноусольск”, “Танып”, “Юматово”, “Якты Күл”  һәм башка шифаханәләрдә.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас