Барлык яңалыклар

Ватанга мәхәббәт белән рухландырылган җырлар яңгырар!

Башкортстанда 2025 ел МХОда катнашучыларга булышлык итү елы буларак билгеләнә. Һәм ул 11 гыйнварда  “Мы СВОю Родину не предаем” дип аталган хәйрия концерты белән башланып китә.

Композицияләр алгы сызыкта хәрбиләр белән аралашудан тәэсирләнеп язылган һәм аларның батырлыгы һәм Ватанга мәхәббәте белән рухландырылган: "Доставаловцы", "Шайморатовцы, вперед", "Полк "Башкортостан", "Батыры башкирского флага", "Ватан", "Мужики высокой пробы", "Гитара - тоже автомат", "Мы свою Родину не предаем" һ. б. җырлар яңгыраячак. Концертта шулай ук МХО ветераннары да катнашачак. Билетлар сатудан кергән барлык акчалар инвалидларны һәм ветераннарны социаль яклау хәйрия фондына махсус техник чаралар сатып алу өчен тапшырылачак. Фойеда Сугышчан Дан музее, М.Шәйморатов исемендәге батальон музее, Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты локаөияләре һәм күргәзмәләре, шулай ук "Ватанны саклаучылар" фондының консультация мәйданчыгы тәкъдим ителәчәк.

 - Бүген безнең илдә язмышны хәл итә торган, тарихи вакыйгаларга катнашы булмаган кешеләр калмады диярлек. Күбесенең МХО алгы сызыгында якыннары, туганнары, дуслары бар. Барысы да тырышалар, ярдәм итәләр һәм бу ярдәм безнең егетләребез һәм безнекеләр өчен бәһасез, - ди Рамил Бадамшин.

Чара “Башкортстан” концерт залында үтәчәк.

Фото: mgazeta.com

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: