Махсус хәрби операция
30 декабрь 2024, 16:33

Һөҗүм барышында ул авыр яралана...

Радий Хәбиров Вячеслав Евстифеевка күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен генерал Шәйморатов орденын тапшырды.  

Һөҗүм барышында ул авыр яралана...Һөҗүм барышында ул авыр яралана...
Һөҗүм барышында ул авыр яралана...

Радий Хәбиров Вячеслав Евстифеевка күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен генерал Шәйморатов орденын тапшырды.

 

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа районының Миловка авылында булды. Биредә ул махсус хәрби операциядә катнашучы прапорщик Вячеслав Евстифеев белән күреште.

33 яшьлек сугышчы-десантчының хәрби тәҗрибәсе бай. Ул Төньяк Кавказ территориясендә хезмәт иткән, Сирия Гарәп Республикасында ике командировкада булган. СВОның беренче көннәреннән үк Вячеслав хәрби хәрәкәтләр зонасында була. Күрсәткән батырлыгы өчен Батырлык ордены, Суворов медале белән бүләкләнде. 2022 елның 17 сентябрендә һөҗүм барышында ул авыр яралана, сул кулын югалта, сул аягын имгәтә.

Республика Башлыгы көрәшченең әти-әнисе Алексей Николаевич белән Гүзәл Әюп кызына рәхмәт белдерде. Радий Хәбиров Евстифеевлар гаиләсен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм Вячеславка күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен генерал Шәйморатов орденын тапшырды.

- Сугышчыларыбызга шәхси ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә, Радий Фәритович, без боларның барысын да бик кадерлибез. Шунысы да мөһим, сез һәрвакыт һәлак булган егетләрнең гаиләләре белән очрашырга вакыт табасыз, һәм бөтен республика аларга ярдәм итә, - диделәр Вячеслав һәм аның әти-әнисе.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, бүген төп бурыч, һичшиксез, безнең барлык сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас