Махсус хәрби операция
29 Декабря 2024, 10:19

Ватандашыбызны МХО зонасында Жуков медале белән бүләкләделәр

Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы Рәлиф Русия Президенты Указы нигезендә Жуков медале белән бүләкләнде. Хәрби хезмәткәр турында Караидел районы хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин сөйләде.

Ватандашыбызны МХО зонасында Жуков медале белән бүләкләделәрВатандашыбызны МХО зонасында Жуков медале белән бүләкләделәр
Ватандашыбызны МХО зонасында Жуков медале белән бүләкләделәр

Ул якташы авыр шартларда ныклык күрсәтә, яугир экстремаль ситуацияләрдә дөрес карарлар кабул итәргә сәләтле, бу аны бик күп башка солдатлар арасында аерып тора, дип билгеләп үтте. Рәлиф кыенлыклардан курыкмый һәм һәрвакыт хезмәттәге иптәшләренә һәм тыныч халыкка ярдәмгә килергә әзер.

 

"Ул алган Жуков медале — бүләк кенә түгел, ә аның кебек кешеләрнең йөрәкләрендә какшамас рух һәм бурычка тугрылык яшәвенең дәлиле дә булып тора. Аның һәр гамәлендә чын патриот булуы күренә, ул үз илен яклап кына калмый, ә тирә — юньдәгеләрне тынычлык һәм гаделлек хакына батырлыкларга илһамландыра", - дип язган Айдар Шәйдуллин үзенең социаль челтәрләрдәге аккаунтларында.

 

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: Караидел хакимияте башлыгының социаль челтәрләрдәге аккаунтыннан.

Ватандашыбызны МХО зонасында Жуков медале белән бүләкләделәр
Ватандашыбызны МХО зонасында Жуков медале белән бүләкләделәр
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас