Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы “Волк” позывнойлы Александр С. ату коралыннан 15 ВСУ дронын юк иткән. Аскыш авылында яшәүче Александрның снайпер эше турында Караидел районы хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин сөйләде.
Лейтенант “Волк” быел 3 декабрьдә үзенең подразделениесе белән Кызыл Лиман юнәлешендә мотоукчылар батальонының вакытлыча дислокацияләнгән урыннарының берсендә һава күзәтүе постында торган. Сугышчылар алдында штурм отрядлары алга баруын һәм хәрбиләрнең эвакуациясен каплау, дошманны якын китермәү бурычы куелган булган.
Безнең штурмчылар эшенә дошманның FPV-дроннары комачаулаган. “Волк” үзенең расчеты белән ату коралыннан15ләп дронны юк иткән. Нәтиҗәдә күзәтүчеләр торган районны ВСУның артиллерия һәм минометлар уты каплаган. Штурм отрядының 12 хәрби хезмәткәре урта һәм авыр дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. ”Бүре” штурмчыларга беренче медицина ярдәме күрсәткән, аннары офицер кул астындагылар белән бергә яралыларны дошман уты астыннан алып чыккан һәм аларны эвакуация ноктасына кадәр җиткергән.
Яуда күрсәткән батырлыгы өчен лейтенант Александр дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән.
“Безнең армия менә шундый батырлык мисалларында яши дә инде. Горурланабыз һәм җиңү белән көтәбез! – дип язган Айдар Шәйдуллин үзенең социаль челтәрләрендә.
Исегезгә төшерәбез, МХО зонасында хезмәт итәр өчен контракт төзергә теләүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны илнең хәрби ведомствосының 117 бердәм белешмә номеры, Ситуацион үзәк номерлары – 122 яисә (347) 218-19-19 буенча, шулай ук “Мои документы” күп функцияле үзәк офисларында бирә ала. Сайлап алу пунктының телефон номеры – (347) 248-29-31.
Шулай ук СВО зонасында контракт хезмәте, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар башбат.рф сайтында, Телеграм чат-ботларында бар. Булачак сугышчыларга яшәү урыны буенча хәрби комиссариатта яки Уфадагы Башкортстан контракты буенча сайлап алу пунктында (Революцион ур., 156) контракт буенча хезмәт итү шартлары турында аңлатырга әзер.
Русия президенты 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзегән хәрби операциядә катнашучыларга 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды. Моңа кадәр Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме арткан иде, ул 505 мең сум тәшкил итә. Уфада контрактчыларга бер тапкыр түләү 400 мең сумга кадәр арткан.
Чыганак: bashinform.ru