Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
26 декабрь 2024, 12:37

Бурычың булса, сызып ташла

Берничә яугирнең РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегәннән соң банкларга булган бурычлары сызылып ташланган.

Бурычың булса, сызып ташла
Бурычың булса, сызып ташла

Берничә яугирнең РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегәннән соң банкларга булган бурычлары сызылып ташланган.

Суд приставлары федераль хезмәтенең республика буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, яугирләр аларга мөрәҗәгать иткәннән соң бурычларын түләтү турындагы эшне туктатканнар.

2024 елның 1 декабрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына 10 миллион сумга кадәр кредит бурычларын сызып ташлау мөмкинлеге турында закон үз көченә керде. Гаризаны “Госуслуги” аша, электрон почта белән яисә яугирнең туганнары аша суд приставларына илтеп бирергә була. Белешмәләр өчен телефон: +7 (347) 272-16-46

Фото: news.mail.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: