Махсус хәрби операция
25 декабрь 2024, 05:14

Хәрбинең дүрт аяклы дусты Зевска бронежилет тегеп биргәннәр

Исән-сау кайтыгыз!

SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

Махсус хәрби операциянең алгы сызыгында  сугышчан бурычларын үтәүче маэмай Зевска битараф булмаган  волонтёрлар бронежилет тегеп биргән.

 Доберман – 911 позывнойлы Вадимның иң яхшы дусты. Бер ел элек ул аны Луганскида сатып алган һәм шул вакыттан бирле эте белән бер генә минутка да аерылып торганы юк. Зевс хуҗасы взводындагы һәр хәрбинең  исен белә һәм позициядә булганда аларны читләрдән саклый. Вадимның тугры дусты миналарны да табарга өйрәнгән, кайчакта ул аларны чокып чыгара.

Вадим белән Зевсның искиткеч дуслыгын күргән Халык фронты волонтёрлары маэмайга сыйдырышлы кесәләре булган бронежилет тегеп бирергә уйлаган. Луганскига чираттагы гуманитар йөк партиясе белән барганда Вадимга аның ярдәмчесе өчен  махсус тектерелгән обмундированиене тапшырганнар. Хәзер Зевс – взводта иң ыспайларының берсе. яу яланында хуҗасы белән ул ышанычлы якланган килеш йөри.  

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас