Махсус хәрби операция
24 декабрь 2024, 09:24

Күңел өчен күп кирәкми

“Ватанны саклаучылар” фонды координаторлары гаиләләргә Яңа ел бүләкләре тапшырды.

https://vk.com/zashitnikiotechestvarbhttps://vk.com/zashitnikiotechestvarb
https://vk.com/zashitnikiotechestvarb

“Ватанны саклаучылар” фонды координаторлары үз канаты астында булган тәрбияләнүчеләргә Яңа ел бүләкләре тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, “Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстандагы филиалы социаль координаторлары махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә һәртөрле ярдәм күрсәтә.

Фонд штатында 97 социаль координатор эшли, алар республиканың барлык муниципалитетлары буенча эш алып бара. Кайбер районнарда һәм шәһәрләрдә аларның саны икегә җитә, бу исә җирле халык белән нәтиҗәлерәк хезмәттәшлек итәргә һәм кирәкле ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Яңа ел алдыннан социаль координаторлар МХО ветераннары һәм катнашучыларының гаиләләренә бүләкләр тапшырды. Бу инициатива фонд партнерлары һәм муниципалитет хакимиятләре ярдәме белән тормышка ашырыла – алар чараларны оештыруга актив кушылдылар.

Бүләкләр гаиләләр алар өчен күңелле сюрприз булган.

Әйткәндәй, 27 декабрьдә “Ватанны саклаучылар” фондының социаль координаторлары МХОда катнашучыларның өч йөз баласы өчен махсус чара әзерләгән. Алар балаларга онытылмаслык шатлыклы мизгелләре бүләк итү өчен чын Кыш Бабай һәм Карсылу булачаклар. Моннан тыш, балалар Башкорт дәүләт курчак театрына яңа ел тамашасына чакырылган. Биредә аларны чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау һәм “Ак тычканнар маҗаралары” дигән мавыктыргыч спектакль-әкият тә көтә.

https://vk.com/zashitnikiotechestvarb
https://vk.com/zashitnikiotechestvarb
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас