Миңнегали Шәйморатов исемендәге беренче башкорт батальонының автомобиль бүлеге командиры, Кушнаренко районыннан “Дрон” позывнойлы яугир үзенең гаиләсенә һәм Башкортстан халкына махсус хәрби операция зонасыннан кайнар сәлам юлый. Ул якташларын туып килүче Яңа ел белән котлаган. Яугирнең сәламен үзенең телеграм-каналында хәрби журналист Ильяс Батыргәриев куйган.
“Хезмәт әйбәт кенә бара. 2,5 ел инде фронтның алгы сызыгындамын. Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон формалашу белән киттем. Үземнең “Урал” автомобилем белән бөтен фронт юлларын үттем. Башкортстан яугирләре исеменнән республика халкына кайнар сәлам юллыйм һәм гуманитар йөкләр өчен зур рәхмәтҗиткерәм. Алар безгә авыр фронт юлларында зур ярдәм”, - ди “Дрон”.
“Дрон” 2023 елның март аенда кыска вакытлы ялдан соң волонтерлар әзерләгән УАЗ руле артында кире фронтка юлланганда хәрби шартларда кешеләрнең берләшүен билгеләгән иде.
2023 елда Уфада хәрби батальоннар һәм отрядлар формалаша башлап, алар барсы да “Башкортстан” мотоукчылар полкы составына кергәч, “Дрон” моны фронттагы яугирләр куанып каршы алуын әйткән иде.
“Булачак яугирләргә бер-берсенә ярдәм итүләрен теләр идем. Без һәрвакыт бер-беребезгә иңне куярга әзер, һәм яныңдагы иптәшең сине “каплаячагына” ышанабыз. Фронтта яугирләр туганнарга әйләнә, алар бер туган кебекләр. Моңардан күп нәрсә тора. Шуңа да куелган хәрби бурычлар үтәлә. Җиңү безнеке булачак, бу берсүзсез”, - диде “Дрон”.