Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
24 декабрь 2024, 20:38

“Хәрбиләрне аякка бастыручы медикларга рәхмәт”

Шулай диде Дмитрий Медведев. 

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru

24 декабрьдә Уфада Русия Иминлек Советы Рәисе урынбасары, “Бердәм Русия” партиясе Рәисе Дмитрий Медведев, Президентның Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика сугыш ветераннары клиник госпиталенең Медицина реабилитациясе үзәгендә булдылар.

Үзәктә сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәм МХО катнашучыларына стационар ярдәм күрсәтәләр һәм иң заманча технологияләрне кулланып реабилитациялиләр.

Дмитрий Медведев, Игорь Комаров һәм Радий Хәбиров үзәкнең эшчәнлеге белән таныштылар, палаталарны, дәвалау физкультурасы һәм ароматерапия залларын, стабилометрик платформа кабинетын, сенсор бүлмәсен карадылар. 2022 елдан госпитальдә барлыгы 1 225 МХО катнашучысына медицина ярдәме күрсәтелгән.

Дмитрий Медведев шулай ук биредә дәваланучы хәрбиләр белән аралашты, аларга хәрби бурычларын үтәгәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм Русиянең дәүләт бүләкләрен тапшырды.

– Сез барыгыз да төрле яшьтә, шулай да Ватан, республика чакыруына җавап бирдегез. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт, – диде Дмитрий Медведев. – Якыннарыгызга сәлам һәм иң изге теләкләрегезне җиткерегез. Сезгә яхшы Яңа ел, сәламәт булыгыз. Хезмәтегез өчен тагын бер тапкыр рәхмәт.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзәктә югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтүләрен ассызыклады һәм сугышчыларга тизрәк терелүләрен теләде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: