+21 °С
Болытлы
Красноусольски авылыннан махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче “Гафури” позывнойлы яугирне РФ Президенты Владимир Путин Жуков медале белән бүләкләү турындагы карарга кул куйган. Бу турыда Гафури районы хакимияте башлыгы Венер Вахитов хәбәр итте.
“Гафури” МХОда Төньяк Донецк юнәлешендә хезмәт итә. Ул мотоукчылар дивизиясендә танкка каршы артиллерия батальоны составында хәрби бурычлар үти.
“Көчле рух һәм тизрәк туган якларга Җиңү белән кайтуыгызны телим” – дип язган хакимият башлыгы.