Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
20 декабрь 2024, 12:27

"Йолдызлы десант"

Башгосфилармония артистлары махсус хәрби операция зонасында концертлар белән чыгыш ясады.

"Йолдызлы десант"
"Йолдызлы десант"

Башгосфилармония артистлары махсус хәрби операция зонасында концертлар белән чыгыш ясады.

Шушы көннәрдә Башфилармониянең "Йолдызлы десанты"ы концертлар белән Луганск халык театрында чыгыш ясады. Тамашачылар алдында Башкортстанның халык артистлары Заһир Исәнчурин, Рушан Биктимиров (курай), Әлфия Юлчурина, Башкортстанның атказанган артистлары Тимур Рамазанов, Венера Юлгильдина, Рим Гәрәев (баян) һәм тавыш операторы Илдар Ганиев чыгыш ясады.

 

Махсус хәрби операция уздыру зонасында Башкортстан республикасы артистлары еш кунак була. Алар фронт яны госпитальләрендә, Донецк һәм Луганск халык республикаларының мәктәпләрендә һәм мәдәният учреждениеләрендә, Башкортстан шефлыгындагы Кызыл нур шәһәрендә, шулай ук сугышчан элемтә линиясендә концертлар белән чыгыш ясыйлар. Шуның белән хәрбиләрнең сугышчан рухын күтәрәләр, Русиянең яңа төбәкләре халкын Башкортстан мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыралар. Филармония артистлары Ровенька шәһәре госпиталендә чыгыш ясады, анда солдатлар реабилитация уза, шулай ук генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге Петров мәктәбендә концерт куйды. Башкортстанның халык артисты Заһир Исәнчурин: "Бу минем Луганск Халык Республикасына икенче сәфәрем. Безнең команда яхшы оешты, автобуста юл буе җырлар җырладык, бер-беребезгә ярдәм иттек. Кыскасы, коллегаларның, сәхнәдәшләрнең ышанычлы җилкәсе нык сизелде. Моның өчен мин барысына да рәхмәтлемен”, -ди.

 

Шулай ук филармония Башкортстан Республикасы буенча «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының филиалы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Алар карамагындагыларны концертларга, Яңа ел бәйрәмнәренә чакыралар. Ә филармония артисты -Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов 2023 елның июлендә "Башкортостан” полкы составында хәрби бурыч үти.

 

 

"Йолдызлы десант"
"Йолдызлы десант"
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: