Махсус хәрби операция
19 Декабря 2024, 16:25

Туган як сәләме

Хәрбиләргә гуманитар ярдәм озатылган.

Туган як сәләмеТуган як сәләме
Туган як сәләме

Уфаның "Көрәш сарае" алдындагы мәйданнан озатылган 138-нче гуманитар ярдәм Донбаска барып җиткән.

Башкортстан хәрбиләренә адреслы ярдәм Миңлегали Шәйморатов исемендәге ирекмәннәр штабы, дәүләт органнары, Дүртөйле, Тәтешле, Чишмә районнары, шулай ук җәмәгать оешмалары һәм битараф булмагаг ватандашлар тарафыннан урнаштырылган. Йөк составына төзелеш материаллары, кышкы маскировка челтәре, транспорт чаралары, мобиль мунчалар һәм башка матди әйберләр.

Өйдән язылган хатлар, күчтәнәчләр беренче чиратта таратыла. Яугирлар аларны түземсезләнеп көтеп ала. Ни дисәң дә, шәхси посылкалар, ил-йорт сәламе күңелне җылыта, өстәмә көч бирә аларга. Йөк машинасыннан төшү белән мотоцикллар хәрби техникага әйләнә. Яугирлар аларны тиз арада алгы сызыкта һөҗүм итү өчен куллана ала.

Маскировкалау челтәрләре, генераторлар, бензин пычкылары, көнкүреш кирәк-яраклар, төзелеш материаллары - болар барысы да яугирларга алга бару өчен беренчел кирәк әйбер. Туган яктан килгән утын да егетләргә ныграк җылыткандай тоела. Әйе, алгы сызыкта ягар агач табуы авыр.

Башкортстан махсус хәрби операция биләмәсенә озатылган гуманитар ярдәм күләме буенча илдә алдынгы төбәкләрнең берсе. Биредә республикада яшәүче һәркемнең өлеше бар. Яу кырына да аларны район башлыклары үзләре озатып бара. Бу юлы гуманитар йөкне Чишмә, Авыргазы һәм Аскын районнары туплаган.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас