Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
19 декабрь 2024, 13:40

Сертификатлар алганнар

Махсус хәрби операция ветераннары  машина белән идарә итүгә имтиханны уңышлы тапшырган.

Сертификатлар алганнар
Сертификатлар алганнар

Русия ДОСААФның республика төбәк бүлеге «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Башкортстан Республикасы буенча филиалы мөрәҗәгате буенча хезмәт вазыйфаларын башкарганда инвалидлык алган махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кул белән идарә ителә торган транспорт чарасы белән идарә итүгә белем бирү пр?пограммасын гамәлгә ашыруга кереште.

Русия ДОСААФының Башкортстан Республикасы буенча Чишмә районының урындагы бүлегендә хәрби хәрәкәтләрнең өч ветераны укыту курсын тәмамлаган да инде, моңа кадәр алар барысы да онлайн-форматта теоретик әзерлек узган һәм автодромда кулдан идарә ителә торган транспорт чарасы белән идарә итү һәм эксплуатацияләү буенча гамәли дәресләр узган.

Теоретик әзерлек барышында укытучы ветераннарны соңгы берничә елда булган юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге үзгәрешләр белән таныштырган. Әлеге курсантларга машина йөртү процессына тиз кереп китәргә һәм юл хәрәкәтендә тулы хокуклы катнашучылар булырга мөмкинлек бирәчәк.

Алар барысы да бик тиз машина йөртүне үзләштергән, чөнки һәркемнең машина йөртү стажы бар. Ветераннар өчен автомобильне мөстәкыйль йөртү социализациядә зур плюс һәм гражданлык тормышының гадәти ритмына кайту мөмкинлеге, бу бит аларга мобильрәк булырга мөмкинлек бирәчәк һәм хәтта профессиональ дәрәҗәдә машина йөртү белән шөгыльләнергә мөмкинлек булачак.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: