Махсус хәрби операция
19 декабрь 2024, 11:07

“Русия МХО бурычларын хәл итүгә якыная бара”

Владимир Путин туры элемтә барышында шулай дип белдерде. 

скриншот видеоскриншот видео
скриншот видео

Бүген, 19 декабрьдә, Русия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә үтә.

Әлбәттә, махсус хәрби операция темасы көн кадагындагы сорауларны берсе булып тора. Бу уңайдан Президент Русиянең үз бурычларын хәл итүгә якынаюы турында сөйләде

Махсус хәрби операция зонасындагы хәл тамырдан үзгәрә, хәрәкәт фронтның бөтен линиясе буйлап бара, Русия сугышчылары территорияне көн саен квадрат километрлап азат итә, Русия МХО бурычларын хәл итүгә якыная бара, дип сөйләде Владимир Путин.

– РФ Кораллы көчләренең мөмкинлекләре арта. Безнең барлык яугирләр дә батырларча сугыша, – дип билгеләде ил җитәкчесе һәм сугышчыларга уңышлар, җиңүләр һәм өйләренә кайтуларын теләде.

Ул Курсктагы вакыйгаларга да тукталды. 

– Украина хәрби көчләре өчен, Курск өлкәсенә кереп, анда торуның хәрби мәгънәсе юк, чөнки алар анда үзләренең иң яхшы штурм төркемнәрен һәм подразделениеләрен үтерергә ташлыйлар. Курск өлкәсен азат иткәннән соң зыянны бәяләргә мөмкин булачак, әмма барысы да тергезеләчәк. РФ власте Курск өлкәсеннән күченергә теләүчеләргә ярдәм итәчәк, – диде Президент.

Исегезгә төшерәбез: Башкортстанда махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча дистәләгән чаралар каралган, хәзер аларның саны 40тан артып китте. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров МХО сугышчыларына ярдәм итүне өстенлек дип атады.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас