Махсус хәрби операция
18 декабрь 2024, 07:50

Өстәмә ял бирерләрме?

Дәүләт Думасына махсус хәрби операциядә катнашучының гаилә әгъзаларына яраланган сугышчыны тәрбияләү өчен өстәмә ял (35 көн) алырга мөмкинлек бирәчәк закон проекты кертелде.

Өстәмә ял бирерләрме?Өстәмә ял бирерләрме?
Өстәмә ял бирерләрме?

    Дәүләт Думасына махсус хәрби операциядә катнашучының гаилә әгъзаларына яраланган сугышчыны тәрбияләү өчен өстәмә ял (35 көн) алырга мөмкинлек бирәчәк закон проекты кертелде.

    Көннәрне үз исәбеңә алырга туры киләчәк, әмма эш бирүче үтенечне кире кага алмаячак. Мондый хокуктан елына бер тапкыр файдаланырга мөмкин булачак.

    “Берничә тапкыр яугирләрнең туганнарыннан шундый мөрәҗәгатьләр булды – яраланган  ирен яки улын карау өчен отпуск рәсмиләштерү буенча ярдәм таләп ителде.  Шуңа күрә, әлбәттә, мондый очраклар өчен законнарга төзәтмәләр кертергә кирәк”, - ди Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратова.

Фото: ria.ru 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас