17 декабрьдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров видеоконференция режимында Русия Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советын әзерләү буенча эшче төркемнең беренче утырышында катнашты. Аны Русия Президенты ярдәмчесе, Дәүләт Советы секретаре Алексей Дюмин һәм Тула өлкәсе губернаторы, эш төркеме җитәкчесе Дмитрий Миляев үткәрде. Совет утырышы 2025 елның беренче яртысына планлаштырылган. Ул адаптив физик культураны һәм адаптив спортны үстерүгә багышланачак.
Исегезгә төшерәбез, Руссия Президенты каршындагы Физкультура һәм спортны үстерү Советының алдагы утырышы Уфада «Русия – спорт державасы» форумы кысаларында дәүләт җитәкчесе Владимир Путин катнашында узды. Анда, аерым алганда, махсус хәрби операция ветераннарын реабилитацияләүгә ярдәм итү һәм массакүләм спортның мөмкинлеген арттыру турында фикер алыштылар. Алексей Дюмин билгеләп үткәнчә, 2025 елның 1 мартыннан кайбер федераль законнардагы үзгәрешләр үз көченә керәчәк. Алар нигезендә Россиядә инвалидларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләүнең сигез төп юнәлеше булачак: дәвалаудан һәм протезлаудан алып физкультура һәм спорт чараларын кулланып реабилитацияләүгә һәм абилитацияләүгә кадәр.