“Исән-имин йөре, балам”, “Фәрештәләрең сакласын”, “Без сине көтәбез, үзеңне сакла”... Башкаланың “Уфа-Арена” боз сарае алдындагы мәйдан иртән үк янә хәер-фатиха сүзләренә күмелде. Чөнки кыска вакытлы ялдан соң янә бер төркем якташлар, хәрби бурычларын үтәүне дәвам итәр өчен махсус хәрби операция зонасына юлланды. Аларны озатырга әти-әниләре, тормыш иптәшләре, балалары, туганнары, якыннары-дуслары килгән иде.
Санаулы көннәр тиз үтә, диләр сугышчылар. “Иң мөһиме – якыннар белән күрешеп, гаиләм янында ял иттем”, – диде, зур һәм авыр сумкаларын автобусның багаж бүлегенә тутырырга ашыккан камуфляж формасындагы ирләрнең берсе. Ашыгуы аңлашыла да – ул автобус кузгалыр алдыннан булган бер секундны да кулыннан ычкындырырга теләми. Сумкаларын урнаштыру белән ике баласын ике кочагына алды. “Румба” позывнойлы яугир махсус хәрби операциянең башыннан ук диярлек катнаша. Бу инде аның дүртенче тапкыр ялга кайтуы икән.
– Бу юлы күп эшләр башкарырга өлгердем. Бу отпускада кайсыбердә ярты ел буена да өлгереп булмаган эшләр эшләнде. Иң мөһиме – гаиләм янында ял итә алдым, – диде ул.
Әйткәндәй, әлеге төркемдә дүртенче тапкыр ялга кайтучылар шактый иде. Әлшәй районыннан “Стингер” позывнойлы сугышчы махсус хәрби операциягә мобилизация буенча эләккән. Аның да дүртенче отпускасы бу.
– Ике атна тиз үтә дә китә. Авыл җирендә эш күп инде ул, иң мөһиме – ялда гаиләм янында булдым, – диде ул да.
Чакмагыш районыннан “Сакал” белән “Русл” да махсус хәрби операция зонасына мобилизация буенча эләккән. Алар да дүртенче тапкыр ялга кайткан.
– Шәһәрдә фатирда яшәсәк тә, ялны авылда – әти-әни, әби-бабай янында үткәрдек, – диде “Сакал”. “Русл” да ялда әти-әнигә ярдәм иттем, диде. Әңгәмәгә аның әнисе кушылды.
– Һәрвакытта да уңайлы автобуслар белән алып кайталар, алып барып җиткерәләр. Өйдән посылкалар җибәреп торабыз, районнан үзебезнекеләр барып тора, республикадан гуманитар ярдәм илтәләр. Анысына рәхмәт. Барысын да кулларына тапшыралар. Мөмкинлек булганда аралашып торабыз. Иң зур теләгебез – тизрәк сугыш бетеп, барысы да исән-имин туган җирләренә кайтсыннар, – дигән теләген җиткерде ул.
Кыйгы районыннан “Тагил” позывнойы егет исә отпускасында хәтта өйләнергә өлгергән.
– Никах укыттык. Отпускада гаиләле булырга өлгердем. Иң зур шатлыгым шул, – дип, сөйгәнен кочагына алды ул.
– Отпускада булсак та, хезмәттәшләр белән аралашып, андагы хәлләрне белешеп тордым. Хәзер бит без бер гаилә кебек. Алар безнең килгәнне көтәләр. Таныш егетләргә өйләреннән посылкалар да җибәрделәр, – диде әңгәмәдәшләремнең берсе.
Ул арада сугышчыларга сафка тезелергә кушылды. Аларны озатырга Башкортстан Республикасы хәрби комиссариатының мобилизация ресурсларын планлаштыру, әзерләү һәм исәпкә алу бүлеге башлыгы, подполковник Александр Николаевич Кушаков һәм Уфаның Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Солтан Бадыйков килгән иде.
Александр Кушаков солдатларга фронтта күрсәткән батырлыклары өчен тирән рәхмәт һәм ихтирам сүзләрен җиткерде. Ул аларга тизрәк өйләренә җиңү белән кайтуларын, ныклы сәламәтлек һәм уңышлы хезмәт итүләрен теләде.
– Миңа республикабыз җитәкчелеге исеменнән сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Сез барыгыз да – батыр сугышчылар, һәм без сезнең һәрберегез белән горурланабыз. Сез хәрби бурычларны лаеклы үтисез. Республика, үз чиратында, сезнең гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәк, – диде ул чыгышында.
***
Автобуслар кузгалырга берничә минут кына калды. Кая карама – кочаклашулар, хәер-фатихалар, изге хисләр һәм “очрашканчыга кадәр” дигән теләкләр. Әниләр, автобуслар кузгалып, күздән югалганчыга кадәр догаларын кабатлады, һәркем “күрешергә язсын” дип, хәерле юллар теләде.
Якын кешеләрнең кыска вакытка булса да өйгә кайтуы – зур шатлык ул. Тиздән барысы да исән-имин, Җиңү белән бөтенләйгә гаиләләре янына кайтсын иде. Яңа еллар яхшы хәбәрләр алып килсен.