Махсус хәрби операция
15 декабрь 2024, 13:55

Уфадан СВО зонасына илледән артык хәрби хезмәткәрне озаттылар

Бүген Уфадан махсус хәрби операция уздыру зонасына кыска вакытлы ялдан соң 60тан артык хәрби хезмәткәр озатылды.

Уфадан СВО зонасына илледән артык хәрби хезмәткәрне озаттыларУфадан СВО зонасына илледән артык хәрби хезмәткәрне озаттылар
Уфадан СВО зонасына илледән артык хәрби хезмәткәрне озаттылар

Аларга Башкортстан хәрби комиссары урынбасары полковник Дмитрий Лятвиков, хәрби комиссариатның хәрби-патриотик эш буенча бүлек начальницы, подполковник Альберт Гыйльманов, яугирләрнең туганнары һәм якыннары хәер-фатиха бирде.

Дмитрий Лятвиков Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән яугирләргә фронтта күрсәткән батырлыклары өчен тирән рәхмәт һәм ихтирам сүзләрен җиткерде һәм нык сәламәтлек, уңышлы хезмәт теләде.

Элегрәк республика Башлыгының туры линиясе барышында Уфада Русия Оборона министрлыгының Хәрби-социаль үзәге ачылуы билгеле булды.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Уфаның Совет районы хакимияте.

Уфадан СВО зонасына илледән артык хәрби хезмәткәрне озаттылар
Уфадан СВО зонасына илледән артык хәрби хезмәткәрне озаттылар
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас