Махсус хәрби операция
14 декабрь 2024, 01:00

Стәрлетамак МХО зонасына гумконвой китерде

Шәһәр мэры сүзләренчә, бу алдагы ярдәм чараларының барысыннан да иң күләмле гумконвой булган.

Стәрлетамак МХО зонасына гумконвой китердеСтәрлетамак МХО зонасына гумконвой китерде
Стәрлетамак МХО зонасына гумконвой китерде

Стәрлетамак башлыгы Эмиль Шәймәрданов социаль челтәрләрдә махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм алып бару турында сөйләде.

- Безнең белән гуманитар ярдәм белән тулы өч фура барды. Бу 60 тоннадан артык. Без сәфәрне Курск өлкәсеннән башладык, анда хәзер егетләр безнең территорияләрне саклый, аннары турыдан-туры МХО зонасына - Донецк һәм Луганск халык республикаларына, Запорожск өлкәсенә киттек, - дип ачыклык кертте Шәймәрданов.

Йөкне бушату пунктлары берничә иде, һәм стәрлетамаклыларны һәркайсында якташлары каршы алды.

- Яугирләребез белән аралашкач, чын хәрби рух һәм Ватанга мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңлыйсың. Анда, алгы сызык артында, болар барысы да артык сүзләрсез күренә. БСКга, безнең предприятиеләргә, халыкка рәхмәт, гомумән, гумконвойга әйберләр, кирәк-яраклар җыюда ярдәм иткән һәркемгә олуг рәхмәт, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы. - Ир-егетләр барысына да сәлам әйтәләр. Әлбәттә, арыганнары сизелә, ләкин үз максатларын төгәл аңлыйлар һәм үзләрен намуслы тоталар. Аларның кәефе мөмкин кадәр тизрәк җиңүгә ышаныч тудыра.

Якташларына кирәкле әйберләр - дроннар, мичләр, генераторлар, техник чаралар һәм, әлбәттә, югары үтә торган техника җибәрде стәрлетамаклылар. Адреслы посылкалар да күп. Сораган нәрсәләрнең барысын да сатып алырга тырышкан яугирләрнең ихлас йөрәкле якташлары.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Стәрлетамак МХО зонасына гумконвой китерде
Стәрлетамак МХО зонасына гумконвой китерде
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас