Борай авылында яшәүче Илфир Харис улы Тимергалиев махсус хәрби операция зонасында өченче ел хезмәт итә. Без аны икенче тапкыр ялга кайткан чагында туры китереп сөйләштек. “Тимер” позывнойлы яугир 2022 елның июль аенда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи. “Сентябрьдә мобилизация булды. Мин контракт белән киткән идем инде”, – ди Илфир. “Ничек контракт төзергә булдың?” – дип кызыксынам. Ул вакытта яугирләргә күп акчалар вәгъдә итмиләр иде бит әле. “Бертуган абыем шалтыратты. “Мин контракт төзедем, МХОга китәм”, – диде. “Абый сугышта йөргәндә, мин монда нишләп ятам инде”, – дип уйладым. Ул вакытта Илфир Себер якларына вахтага белән йөреп эшләгән була. Тормыш иптәше Рида Гилем кызы белән ике бала тәрбияләп үстереп, 2014 елда яңа өй салып керәләр.
Ике бертуган агалы-энеле Тимергалиевлар үз теләкләре белән тынычлыкны саклау өчен хәрбиләр сафына баса. Абыйсы Донецкиның бер башына, Илфир икенче башына эләгәләр. “Мин корал ташучы йөк машинасында водительмын. Боеприпасларны төяп бер урынга алып кайтабыз, аларны солидолдан чистартып юабыз, аннан фронтка илтәбез. Чөнки солидолын юмасаң, ул начар ата”, – ди Илфир. “Илне без сакламасак кем саклый? – ди яугир. – Безнең гаскәрләр алга бара. Дошман ничә еллар буена әзерлек алып барган бу сугышка, җир астында үзләренә яшәргә, эшләргә бөтен мөмкинлекне эшләгәннәр”.
Яу кырындагы авырлыкларга, түзәсең. Балаларны бик сагынам. Ә кыенлыкларга күнегәсең. Армия ул – зур гаилә һәм яхшы мәктәп. Ялга кайткач та, тыныч тормышка күнегергә кирәкәле менә, адреналин җитми. Йомшак характерлы кешеләргә анда җиңел түгел”. Илфир Харис улы “Шәйморатов” һәм РФ Оборона министрлыгының икенче дәрәҗәдәге “Кыюлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән. “Җиңү безнеке булачак!” – ди ул.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Борай районындагы социаль координаторы Лариса Фларис кызы Шәвалиева әйтүенчә, бүгенге көндә алар хезмәт итүчеләр һәм аларның гаиләләре белән эшлиләр, аларның проблемаларын хәл итү белән шөгыльләнәләр. “Кемнең ире яисә баласы хәбәрсез югалган, яраланып кайтучыларга хәрби-табиб комиссиясе үтәргә кирәк, операция ясаучы хирургны көтәләр – нигездә, шундый проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр, – ди Лариса Фларис кызы. – Кайтканнарына тормышка җайлашырга, реабилитация үтәргә ярдәм итәбез. Район аларга утын, печән, ашлык бирү проблемаларын үз өстенә алды. Гомумән алганда, республикада МХОда хезмәт итүчеләргә 42 төрле төбәк ярдәм чарасы эшли. Борайда балалы гаиләләргә төбәк ярдәмнәре тулысынча күрсәтелә. Санаторийда дәвалануга чиратка баса алалар, газ кертергә 100 меңлек сертификатлар ала алалар. Һәлак булганнарның кредитларын гамәлдән чыгару белән дә шөгыльләнәбез”.