Нуриман районы Иске Күл авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы “Переводчик” позывнойлы сугышчы яу кырында батырлык һәм кыюлык күрсәткәне өчен Суворов медале белән бүләкләнгән. Бу хакта Нуриман районы хакимиятендә хәбәр итәләр.
“Переводчик” Оборона министрлыгы белән контрактны быел июль аенда төзегән һәм әлеге вакытта “Башкортстан” мотоукчылар полкында хезмәт итә.
“Илебез өчен үтә җаваплы чорда яшибез. Минем иптәшләрем, якташларым – алгы сызыкта. Мин дә читтә калмадым. Шуңа контракт төзедем. Без – җиңүчеләр варислары. Нацизмны юк итәчәкбез. Безне җиңү белән көтегез”, – дип “Переводчик” сүзләрен китерә район муниципалитеты.
Шулай ук МХО зонасында икенче ел рәттән хәрби бурычларын Сибайдан әтиле-уллы үтиләр. Алар хакында шәһәр хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Сергей Озерцов язып чыккан.
С.Озерцов шушы көннәрдә ата кеше – “Терминал” позывнойлы сугышчы – белән очрашкан. Ул фронтта водитель булып эшли, десантчыларны сугышчан позицияләргә йөртә. “Безгә җиңәргә кирәк, җиңү безнеке булачак!” – ди “Терминал”.
“Якташыбызның иңнәре артында – яхшы тәҗрибә: 16 ел хәрби хезмәт, Чечен республикасы һәм Таҗикстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашу. Бүген ул илебезне махсус хәрби операциясен үткәрү зонасында яклый. Гаилә кыйммәтләре, якыннары өчен борчылу һәм көннәрдән беркөнне хәвеф безнең ишекләргә дә кагарга мумкин дигән уй аңа читтә калырга мөмкинлек бирмәгән”, – дип яза Сергей Озерцов үзенең социаль челтәрләрендә.
Исегезгә төшерәбез, МХО зонасында хезмәт итәр өчен контракт төзергә теләүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны илнең хәрби ведомствосының 117 бердәм белешмә номеры, Ситуацион үзәк номерлары – 122 яисә (347) 218-19-19 буенча, шулай ук “Мои документы” күп функцияле үзәк офисларында бирә ала. Сайлап алу пунктының телефон номеры – (347) 248-29-31.
Шулай ук СВО зонасында контракт хезмәте, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар башбат.рф сайтында, Телеграм чат-ботларында бар. Булачак сугышчыларга яшәү урыны буенча хәрби комиссариатта яки Уфадагы Башкортстан контракты буенча сайлап алу пунктында (Революцион ур., 156) контракт буенча хезмәт итү шартлары турында аңлатырга әзер.
Русия президенты 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзегән хәрби операциядә катнашучыларга 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды. Моңа кадәр Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме арткан иде, ул 505 мең сум тәшкил итә. Уфада контрактчыларга бер тапкыр түләү 400 мең сумга кадәр арткан.
Чыганак: bashinform.ru