Махсус хәрби операция
13 декабрь 2024, 16:11

Яңа вәкилләр кушылган

Башкортстанда Халык фронты командасына дүрт яңа вәкил сафка баскан..

Яңа вәкилләр кушылганЯңа вәкилләр кушылган
Яңа вәкилләр кушылган

 

Башкортстанда Халык фронты командасына дүрт яңа вәкил кушылган. Махсус хәрби операциядә катнашучы, сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренең профсоюз җитәкчесе, хокук сакчысы һәм Халык фронтының яшьләр белән эшләүче  координаторы президент хәрәкәте сафларына баскан. Аларны Уфа шәһәрендә үткән төбәк конференциясендә сайлаганнар.

Журналист Павел Самойлинның исеме күпләргә таныш. Былтыр ул үзенә “Кайтыр” позывное алып махсус хәрби операция зонасына киткән иде. Хезмәттә күрсәткән батырлыклары өчен ул “Батырлык” ордены белән бүләкләнде. Каты алышларның берсендә ул җитди яралана. Әлеге вакытта ул дәвалана, дәваланып беткәч яңадан үзенең взводына кайтып, фронтның алгы сызыгына китәргә ниятли.

МХО башланган беренче көннән сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең профсоюз җитәкчесе Рауль Халфин хәрби табибларга ярдәм итү белән шөгыльләнә. Халык фронты белән берлектә дистәләрчә дарулар, реабилитация җиһазлары белән гуманитар йөкләр җыелган.  

Хокук сакчысы Роман Насыров МХОда катнашучыларга актив ярдәм итә.

Орск, Курск, Курган, Ростовтагы Дон, Мариуполь, Арктика – Халык фронтының яшьләр белән эшләүче координаторы Рөстәм Сәләхетдинов йөргән командировкаларның бу бер өлеше генә. Ул гуманитар йөкләр озатканда, гадәттән тыш хәлләрнең аянычлы нәтиҗәләрен бетергәндә даими вәкил.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас