Махсус хәрби операция
13 декабрь 2024, 16:28

"Ватанны саклаучылар" фонды филиалы йомгак ясады

Алтынчы бөтендөнья башкортлар корылтае кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл үтте.

"Ватанны саклаучылар" фонды филиалы йомгак ясады"Ватанны саклаучылар" фонды филиалы йомгак ясады
"Ватанны саклаучылар" фонды филиалы йомгак ясады

Уфа шәһәрендә үткән алтынчы бөтендөнья башкортлар корылтае кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл үтте.

“Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстандагы филиалы 1,5 еллык эшчәнлегенә йомгак ясады. Филиал ачылганнан алып аларга 79 мең сорау белән мөрәҗәгать иткәннәр. Төбәк филиалын Гөлнур Колсарина җитәкли.

  • Дәүләт фондында эшләүчеләр өчен дә, МХОда катнашучылар өчен дә үтеп баручы ел үзенчәлекле булды, - диде Гөлнур Галинур кызы. – Кыска гына вакыт эчендә күп эш башкарылды. Башкортстанда 97 социаль координатор эшли. 1,5 ел эчендә без бердәм коллектив тупладык. Күп вакыт халык белән очрашга үзем дә йөрим. Медицина ярдәме күрсәтү, яугирләрне реабилитацияләү, торакларын яшәүгә яраклаштыру, инвалидлык юллап бирү, эшкә урнаштыру, укыту кебек мәсьәләләр хәл ителә. Быел Вадим Емельяновка кул белән йөртә торган автомобиль тапшырдык. Юридик ярдәм – бик тә мөһим юнәлеш. Фондның филиалы министрлыклар һәм төрле ведомстволар белән тыгыз бәйләнештә эшли. Безнең оешкан беренче көннән алып Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров һәм республика Хөкүмәте зур ярдәм күрсәтә. Күп мәсьәләләр бергәләшеп хәл ителә. 3 декабрьдә Русия Оборона министрлыгының хәрби-социаль үзәген ачтык. МХОда хезмәттә булган яугирләр Оборона министрлыгына караган сораулар белән “Ватанны саклаучылар” фондына мөрәҗәгать итә һәм аларны шунда хәл итә ала.   

Түгәрәк өстәл ахырында бердәм тавыш белән резолюция кабул ителде. Аңа ярашлы МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү дәвам итәчәк, физкультура-сәламәтләндерү комплекларында МХО ветераннары өчен адаптив спорт төрләре буенча мәйданнар кулланачаклар, һәлак булган яугирләрнең исемнәрен мәңгеләштерү буенча чаралар дәвам итәчәк.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас