Махсус хәрби операция башлангач, кешеләрдә уртак максатка омтылу, бер-береңә ярдәм итү хисләре ныгыды. Һәр район-шәһәрдә, һәр авылда диярлек гуманитар ярдәм җыю эшләре оештырылды. Һәм күпләр бу изге эшкә кушылды.
“Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз”, – диделәр безгә Миякә районына командировкага баргач. Шул максаттан 2022 елда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү үзәге – коммерцияле булмаган оешма төзелә. Оешманың максаты аның исемендә ярылып ята – “Җиңү өчен”.
Эш арасында булса да, үзәкнең директоры Луиза Равил кызы Әхмәтшина белән сөйәшеп алырга өлгердек. Шулай дим, чөнки безнең белән аралашкан ярты сәгать эчендә ул әллә күпме эш башкарырга өлгерде. Тәүдә район мәдәният йортына сугылдык. Мәдәният йорты директоры Гөлназ Хилаҗетдин кызы Шәфыйкова әйтүенчә, октябрь аенда Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гаяз Исмәгыйлев җитәкчелегендәге башкорт халык хоры һәм Надежда Сайранова җитәкчелегендәге “Родные напевы” рус халык уен кораллары халык оркестры белән Благовар районында Рим Хәсәнов җырларын башкаручыларның V Республика конкурсында Гран-при яулаганнар. Һәм призга бирелгән телевизорны Шәйморатов батальонының БПЛА взводына тапшырырга булганнар. “Бүгенге сугышта егетләргә зур мониторлар кирәк, аларга ярдәмгә үз өлешебезне кертә алсак, без шат булыр идек”, – диде Гаяз Турьян улы.
Ул арада Кыргыз-Миякәнең Мансур Абдуллин исемендәге 1нче санлы мәктәбеннән укытучылары Фәридә Хәниф кызы Галимуллина белән бер төркем укучылар килеп җитте. Луиза ханым аларны Миңнегали Шәйморатов батальонында катнашкан якташларга сәлам видеосы төшерү өчен чакырган икән. Укучылар һәрберсе солдатларга изге теләкләрен җиткерде – видео төшерелеп, сугышчыларга юлланды.
– Фәридә Хәниф кызы – мәктәпнең волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе дә, ул махсус хәрби операциягә ярдәм итү өчен балалар белән күп эшли, мәктәптә маскет челтәрләре дә үрәләр, гуманитар ярдәм дә җыялар, – дип таныштырды Луиза Равил кызы “Җиңү өчен” оешмасы урнашкан бинага юл тотканда. Ул шактый авыр тартма да күтәргән иде. – Монда “булат”лар. Күптән заказ биргән идек, әле яңа килеп җиттеләр.
Әйтергә кирәк, “булат” дроннар детекторы – ул пилотсыз очу аппаратын ачыклау чарасы. Җайланма, версиясенә карап, дронны әллә күпме ераклыктан күрергә мөмкинлек бирә.
Луиза Әхмәтшина сөйләвенчә, алар махсус хәрби операциядә булган райондашлар белән атнасына җиде көн, тәүлегенә 24 сәгать тыгыз элемтәдә тора һәм гуманитар ярдәмне алардан килгән сораулар буенча әзерлиләр. Әйтик, шул ук “булат”лар яки тепловизорлар кирәк булса, акча җыю турында мәгълүмат таратыла. Кем күпме акча күчергәнен социаль челтәрләрдәге сәхифәләргә, мессенджерлардагы чатларга куеп баралар. Тиешле сумма җыелгач, кирәкле әйберне сатып алып, солдатларга җибәрәләр.
– Махсус хәрби операция башлану белән волонтерлык белән шөгыльләнә башладык, – диде ул. – Шәйморатов батальонында, “Башкортостан” полкында, 90нчы танк дивизиясендә безнең якташлар күп. Гомумән, барысына да ярдәм итәргә тырышабыз. Район мәдәният йортында 4 тапкыр тулы заллар белән хәйрия концерты үткәрдек. Барлык акчалар сугышчылар өчен кыйммәтле корылмалар сатып алуга тотынылды. Маскировка челтәрләре үрәбез. Бүгенге көндә Миякә районы буенча 25 цех эшли. Мәктәпләр нык ярдәм итәләр, 1нче санлы мәктәп укучылары каникул буена үрде. Өйдә үрүчеләр дә бар. Окоп шәмнәре эшли башладык. Янәби-Урсай авылыннан Роза һәм Зәкәрия Габидуллиннар, Ярлекәүдән Мәүсилә һәм Реваль Насыйровлар гаиләсе бик күп шәмнәр ясый.
Ул арада “Җиңү өчен” үзәгенә килеп җиттек. Әңгәмәдешебез сөйләвенчә, шәхси эшкуар Альберт Әнвәр улы Әхмәров аларга бина биргән. Биредә көн саен 30лаган “көмеш волонтер” ике станокта челтәрләр үрә. Әйткәндәй, "көмеш волонтерлар" хәрәкәтен Нәбирә Фәхретдинова җитәкли. Район кешеләре гуманитар ярдәмне дә монда алып киләләр. Бүлмәнең буш торганы юк. Җыелганнарын атна саен фронт янындагы госпитальләргә озаталар. Аларны Октябрьский шәһәре волонтерлары аша җибәрәләр. Шулай ук районның үзеннән гуманитар йөк төяп, якташлар хезмәт иткән урыннарга алып барып тапшыралар. Тепловизорлар, квадрокоптерлар, рацияләр, генераторлар, эретеп ябыштыру аппаратлары, төнге күрү приборлары, запас частьлар, төзелеш материаллары, азык-төлек, кием-салым – бу ярдәмнең бер өлеше генә. Прицеплы УАЗ автомобиле сатып алганнар, тиздән аны да җибәрәчәкләр. Фронтта барысы да кирәк. “Әмма иң тансыгы – өй җылысын алып килгән шәхси посылкалар”, – диделәр безгә шундый күчтәнәчләрне солдатларның үзләренә тапшыручылар.
Сугыш кырында җиңү өчен көрәш барса, волонтерлар, битараф булмаганнар шул җиңүне якынайту өчен тырыша. Әлеге оешма махсус хәрби операциядә катнашучыларга өч миллион сумнан артык гуманитар ярдәм күрсәткән. Май аенда 3D принтер сатып алганнар. Хәзер дроннар өчен “сброс”ларны принтерда үзләре бастыра. Квадрокоптерлар да ясыйлар. Бүгенге көндә разведка өчен самолет тибындагы FPV дрон җыйганнар.
Һәр посылка якташлар кулына барып җитә. Моңа дәлил – алар туган җирдән килгән ярдәмне фото яки видеога төшереп җибәрә, диде әңгәмәдәшем.
Луиза ханым махсус хәрби операция зонасына үзе 5 тапкыр барган. “Якташлар безнең килгәнне көтеп алалар. “Сез алып килгән бер бөртек бавырсак белән чәй эчсәк тә күңелебез була”, – дип әйтәләр дип сөйләде ул.
– Иң зур теләгебез – бүген фронтта булган һәркем исән-имин туган якка әйләнеп кайтсын, – диде Луиза Әхмәтшина һәм тизрәк үзенең рәсми эш урынына ашыкты.