Башкортстаннан МХОда катнашучылар алгы сызыкта үз көчләре белән багги җыя. Юлсыз һәм үтеп булмаган җирдә йөрү өчен бу зур булмаган җиңел автомобильләрне җыю белән Белорет районыннан ремонт ротасы хәрбиләре шөгыльләнә. Бу хакта район хакимияте башлыгы Андрей Иванюта үзенең социаль челтәрләрендә сөйләде.
“Алар үзләре зур булмаган автотранспортёрлар – багги – җыя башлады. Алгы сызыктагы бурычларны үтәр, яралыларны эвакуацияләр, сугыш кирәк-яраклары ташу өчен бу үтә манёврлы, җиңел техника бик кирәк. Баггины җыяр өчен ВАЗ, ГАЗ, УАЗ җиңел машиналары запас частьларын кулланалар”, – дип язган Андрей Иванюта.
Сугышчылар якташларына кулланышта булган теләсә нинди детальләр белән ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иттеләр. Белоретта оператив рәвештә бу эшкә кушылганнар да, техника җыю өчен запас частьлар, профильле торбалар кабул итү башланган инде. Алар фронтка гумконвой белән озатылачак.
Чыганак: bashinform.ru