Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
11 декабрь 2024, 20:00

Соцкоординаторлар – МХО ветераннарының зур терәге

Башкортстанда “Ватанны саклаучылар" фонды филиалының соцкоординаторлары МХО ветераннарына тыныч тормышка кайтырга ярдәм итә.

Соцкоординаторлар – МХО ветераннарының зур терәге
Соцкоординаторлар – МХО ветераннарының зур терәге

Башкортстанда “Ватанны саклаучылар" фонды филиалының соцкоординаторлары МХО ветераннарына тыныч тормышка кайтырга ярдәм итә.

    97 социаль координатор МХО ветераннарына һәм һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә ярдәм итү белән шөгыльләнә: кирәкле барлык документларны рәсмиләштерергә, гамәлдәге ярдәм чараларын алырга (ә республикада алар 40 тан артык), сәламәтлекне яхшыртырга, тыныч тормышка кайтырга – бу бурычларны социаль координаторлар хәл итә.

    Башкортстанның Бүздәк районында бу мөһем эшне социаль координатор Гөлфия Габдрафикова комплекслы алып бара. Аның карамагындагыларның берсе – МХО  ветераны Рөстәм Бабаджанов. Социаль координатор аңа дәвалану һәм тернәкләндерү курсын узарга ярдәм иткән, кирәкле дарулар белән тәэмин итү буенча документлар рәсмиләштергән. Кредит бурычына бәйле мәсьәләсен хәл иткәннәр – район хакимияте юристы Гөлфия Габдрафикова белән судка гариза әзерләгән һәм бурычларны ябу мәсьәләләрен хәл иткәннәр.

    Тагын да социаль координатор Рөстәмгә йөргәндә хәрәкәтне җиңеләйтү өчен корсет сатып алган иганәчене табарга ярдәм иткән. Иганәче үзе билгесез булып калырга теләгән, ә Рөстәм үзе хәзер фонд чараларында катнаша ала. Рөстәмнең планнары шундыйрак – биомеханик  протез урнаштырганнан соң эшкә чыгу.

     Исегезгә төшерәбез, махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү буенча «Ватанны саклаучылар»  дәүләт фондын Русия Президенты Указы нигезендә булдырдылар. Аның Башкортстандагы филиалы түбәндәге адрес буенча урнашкан: Уфа шәһәре, Минһаҗев урамы, 107. Эш вакыты: 9.00 дән 18.00 гә кадәр, ял көннәре юк.  8 (347) 268-01-02 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: