Бурычларны кичерүгә кемнәр өмет итә ала?
Мобилизацияләнгән, чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучылар (хәрби училищелар курсантларыннан тыш) һәм махсус хәрби операция бурычларын үтәү өчен 2024 елның 1 декабреннән дә иртәрәк булмаган һәм ким дигәндә бер елга РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итү турында контракт төзегән башка гражданнар.
Кредитлар буенча срогы чыккан бурычларны исәптән чыгаруга шулай ук санап үтелгән категориядәге гражданнарның ирләре дә дәгъва итә ала.
Нинди бурычларны кичерттереп була?
2024 елның 1 декабренә кадәр бурычны түләтү турында суд акты үз көченә керсә яисә башкарма производство кузгатылса, түләмәүгә вакыты чыккан кредитлар буенча бурычлар эләгәчәк. 10 млн сумга кадәр срогы чыккан бурычларны сызып ташларга мөмкин.
Искәрмәләр бармы?
Әгәр бурыч гражданинның гомеренә яки сәламәтлегенә зыянны (шул исәптән туендыручы үлгәндә), коррупцион хокук бозуларны, алиментларны каплауга кагылса, аларны исәптән чыгаруга исәп тотарга ярамый.
МХО катнашучылары өчен кредит каникуллары белән нәрсә булачак?
МХОда катнашучы мобилизацияләнгәннәр һәм контрактчылар өчен кредит каникулларының дәвамлылыгы (заем алучы заемнар буенча түләүләр кертүдән азат ителә торган чор) 30 көннән 180 көнгә кадәр арта. Ашыгыгыз: хәрби хезмәткәр 2024 ел ахырына кадәр кредит каникуллары турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш.
МХОда катнашу өчен контрактны ничек төзергә?
Контракт буенча хәрби хезмәткә запаста булган, шулай ук хәрби хезмәт узмаган 60 яшькә кадәрге ир-атлар (сирәк белгечлекләр һәм аерым очраклар өчен – 65 яшькә кадәр) алына.