Бүген Бишбүләк авылында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә һәлак булган Марат Вәлишин, Александр Кузьмин, Вадим Илмурзин, Алексей Семенов, Олег Супонькин гаиләләре белән очрашты. Алар барысы да үлгәннән соң Батырлык орденнары белән бүләкләнделәр.
Төбәк җитәкчесе һәлак булган хәрбиләрнең аналары һәм балаларының кайгысын уртаклашты һәм аларга генерал Шайморатов орденын тапшырды. Бу награда белән һәлак булган яугирләр хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен бүләкләнделәр.
"Егетләр гомерләрен Ватан өчен бирделәр. Аларның һәркайсы ахырга кадәр үз бурычын үтәде. Алар чын геройлар, һәм безнең уртак бурычыбыз – алар турындагы истәлекне саклау, - диде Радий Хәбиров. - Сез чын ир-егетләр, патриотлар, Ватанны саклаучылар тәрбияләдегез. Алар хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булдылар. Улларыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Безнең төп бурычыбыз - аларны истә тоту, истәлекләрен мәңгеләштерү, ата-аналарын, аларның гаиләләрен һәм балаларын даими кайгырту, игътибар белән уратып алу. Махсус хәрби операция тәмамлангач, без һичшиксез Уфада һәлак булган сугышчыларыбыз истәлегенә мемориал куячакбыз".
Төбәк башлыгы әйтүенчә, һәлак булган ир-егетләрнең гаиләләренә ярдәм итү – муниципалитет башлыкларының беренче чираттагы бурычы.
«Алар сезнең белән һәрвакыт элемтәдә булырга, сезне чараларга чакырырга, көнкүреш проблемаларын хәл итәргә ярдәм итәргә, шулай ук һәлак булган сугышчылар истәлеген мәңгеләштерү буенча чара күрергә тиеш», – диде Радий Хәбиров.