Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
10 декабрь 2024, 15:34

"Максатыбыз бер - җиңү белән кайту"

Исән-сау кайтыгыз!

gorobzor.ru
Фото:gorobzor.ru

Бүген, 10 декабрьдә,  “Уфа-Арена” алдындагы мәйданда МХО зонасына сугышчыларны озату тантанасы  булып узды. Бу төркем ронтта – өченче ел. Якташларыбыз чираттагы кыска вакытлы ялдан соң махсус операция зонасына юл тотты.

“Уфа-Арена” холлында сәер тынлык. Һәркем алда нәрсә көтәсен белә. Туганнар һәм якыннары соңгы минуткача   ир-атлары янында тора. Хәрбиләрнең берсе баласыннан: “Әтиең белән барасыңмы? Патроннар биреп торырсың”, – ди шаяртып. Озтучылар арасында яшь егетләр компаниясе күзгә чалына. Өч ахир “Хасбик” позывнойлы сугышчыны озата. Ир-атлар көлешә, истәлеккә фотога төшә. “Хасбик” сөекле хатыныннан шалтырату көтә, дулкынлана.

“Мин МХОның башыннан ук катнашам. Өченче ел китте инде. Ялымны гаиләм һәм дусларым белән үткәрдем. Рәхәтләнеп ял иттем. Документ белән бәйле вак-төяк эшләрне хәл иттем. Һәм әлбәттә инде вакытымны  гаиләм, балам белән үткәрдем. Фронтта республика ярдәмеаермачык сизелә. Гуманитар конвойлар еш килә”, – ди “Хасбик”.

Ул бик тә дулкынлана. Ниһаять, хатыны белән баласы аны озатырга килә. “Хасбик” алар янына ашыга.

“Колос” позывнойлы сугышчы бер карашка дәшмәс, усал кебек тоела. Бер ноктага төбәлеп, читтәрәк тора. Аның карашыннан күпне күргәнлеген аңларга була.

“Мин гел ялгызым китәм. Ялымны исә хатыным, әти-әнием белән үткәрдем. Ялым бик яхшы узды. Көнкүреш мәшәкатьләре белән булаштым. Әмма күбрәк ял иттем инде, әлбәттә. Фронттагы иптәшләремнең хәлләре начар түгел. Җиңү безнеке булырга тиеш. Һәрхәлдә минем максатым бер –  җиңү белән кайтырга”, – ди “Колос”.

Сугышчыларны озатырга БР хөкүмәте премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы Ирек Сәгыйтов килде.

"Сез барыгыз да безнең өчен батырлык, кыюлык үрнәге булып торасыз. Сезгә иң беренче чиратта безнең Югары баш командующий, подразделение командирлары куйган барлык бурычларның үтәлүен телим. Сез ике елдан артык МХО зонасында. Мин сезнең полкка да аерым рәхмәт әйтәсем килә, чөнки Башкортстаннан шәхси состав буенча хатлар, шалтыратулар күп килә. Тагын бер тапкыр сезгә бөтен республикадан рәхмәт. Анда барып җиткәч тә  егетләргә дә сәлам әйтегез. Сезне монда, өйдә,  исән-сау һәм җиңү белән көтәбез", – диде Ирек Сәгыйтов.

Чыганак: gorobzor.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: