Барлык яңалыклар

Махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалганнарны эзләү өчен

«Ватанны саклаучылар» фонды туганнарына махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалган яугирләрне табарга ярдәм итә.

Махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалганнарны эзләү өчен
Махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалганнарны эзләү өчен

Фондның Башкортстан Республикасындагы филиалында хезмәткәрләр хәбәрсез югалган гаилә әгъзаларыннан буккаль эпителий (ДНК өчен) алалар. ДНК үрнәкләре молекуляр-генетик экспертизалар уздыруга карарлар белән бергә эксперт учреждениеләренә җибәрелә.

 

 — Махсус хәрби операция яугирләре гаиләләренең иң катлаулы сорауларның берсе — хәбәрсез югалганнарны эзләү. Моңарчы ДНКга анализларны военкомат алган. Хәзер бу эш белән безнең Фонд шөгыльләнәчәк, ә Хәрби-Тэтикшерү комитеты безгә бу эштә ярдәм итәчәк. Хәбәрсез югалганнарны эзләү системасы үзгәрә, һәм мин ышанам ки, без МХО якташларыбыз гаиләләренә якыннарының язмышын белергә ярдәм итә алачакбыз, — дип сөйләде «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан Республикасындагы филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсарина.

 

Юлай НИЗАЕВ.

Махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалганнарны эзләү өчен
Махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалганнарны эзләү өчен
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: