Стәрлетамак балалар дәваханәсенең кечкенә пациентлары Яңа ел бүләкләре алган. Уенчыкларны аларга “Киндер” позывнойлы сугышчы бүләк иткән. Бу хакта “Стерлитамак Сити” паблигы хәбәр итә.
“Киндер” сөйләвенчә, бүләкләрне ул “Батырлык тартмасы” проекты кысаларында әзерләгән.
“Мин дусларымнан уенчыкларга заказ ясап, аларны тартмага тутыруларын үтендем. Тартмага малайлар һәм кызлар өчен ябыштыргычлы раскраскалар, төрле йомшак уенчыклар, шул исәптә ел символы – елан уенчыклары да, төсле каләмнәр салынган. Моны мин еракта булсам да, дәваханәдә ятучы балаларның тормышы күңеллерәк булсын дип эшләдем. Нәниләрнең һәрберсенең тизрәк терелүен телим!” – дигән сугышчы.
Чыганак: bashinform.ru